Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капиталь ремонт, төзелеш, яшелләндерү: куанырлык эшләр бар

2012 елның узган ун ае вакыйгаларга бай булды. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә шактый гына икътисади, иҗтимагый-социаль проблемалар хәл ителде. Инде башкарылган эшләрне барларга, аларга якынча йомгак ясарга да вакыт җитте. Бүгенге әңгәмәдәш - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. - Расих Әхәтович, сүзне гомумшәһәр күләмендә башкарылган эшләрдән башлыйк әле?...

2012 елның узган ун ае вакыйгаларга бай булды. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә шактый гына икътисади, иҗтимагый-социаль проблемалар хәл ителде. Инде башкарылган эшләрне барларга, аларга якынча йомгак ясарга да вакыт җитте. Бүгенге әңгәмәдәш - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
- Расих Әхәтович, сүзне гомумшәһәр күләмендә башкарылган эшләрдән башлыйк әле?
- Шәһәрнең 18, шул исәптән Ленин, Шәйхетдинов, Хәсәншина, Нефтьчеләр, Лобачевский, Нахимов, Гагарин, Солтангалиев, Болгар, Гурьянов урамнарындагы кайбер йорт кварталлары, Казан, Совет, Стәрле Елга урамнары юлларына асфальт салынды. Гурьянов урамындагы 16, 20, Шәйхетдиновтагы 5, 7, 11, Солтангалиев урамындагы 27а һәм башка урам йортлары янындагы тротуарлар ремонтланды, асфальт белән түшәлде. Ягъни, барлыгы 8 километр 865 метр эш башкарылды. Азнакай шәһәре һәм Актүбә эшчеләр бистәсендәге квартал эче юлларын ремонтлау, аларны норма халәтенә китерү республика бюджетының финанс ярдәме белән эшләнде һәм ул 35 миллион сумга төште.
Шәһәрне һәм эшчеләр бистәсен төзекләндерүгә "Татнефть" ААҖ дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Нефтьчеләр бүлеп биргән 5 миллион сум акчага Солтангалиев, Гагарин, Шәйхетдинов, Ямашев, Сәйдәшев урамнарындагы кайбер йорт кварталлары юлы яңартылды. Актүбәдә ул 1100 кв. метрда эшләнде.
- Укучыларыбызны торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасының үтәлеше дә кызыксындыра. Быел да ул билгеләнгән вакытка төгәлләндеме?
- "ЖКХны реформалауга ярдәм итү фонды турында"гы Федераль Закон кысаларында, Азнакай муниципаль районында быел 22 күпфатирлы йортка, шул исәптән шәһәрдә 16 (68,8 млн. сумлык), Актүбә бистәсендә 5 (17,5 млн. сум), Чемодур авылында 1 (900 мең сум) торак бинасына капиталь ремонт уздырылды.
Әлеге программаның эшли башлавына быел биш ел тулды. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә барлыгы 129 йортка капиталь ремонт ясалды. 91 йортның түбәсе ремонтланды (шул исәптән 16сының конструкциясе үзгәртелде). 42 бинаның фасады, 36 сында электр, 90 күпфатирлы йортта эчке инженерлык челтәрләре ремонтланды. Бер уңайдан әлеге эшләрне елның-елында үзебезнең җирле төзү оешмалары башкаруын да билгеләп үтәсем килә. Быел да торак йортларга капиталь ремонт эшләрен алар сыйфатлы итеп, вакытында башкарып чыктылар һәм 1 октябрьгә дәүләт торак инспекциясенә тапшырдылар. Алдагы ел программасына килгәндә, муниципаль район буенча аңа 25 йорт кертелер, дип фаразлана.
- Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелешенә дә тукталыйк әле?
- Муниципаль районда быел 26 мең кв. метр торак төзү планлаштырылган. Шәхси төзелеш исәбенә тугыз айда аның 17,4 мең кв. метры (шәһәрдә ул 10,2 мең кв.м, ягъни узган ел белән чагыштырганда 152 проц. тәшкил итә) башкарылды инде.
Ел ахырына кадәр Азнакайда "Татнефть" ААҖ эшче-хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча салына торган 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак.
Социаль объектларга килгәндә, Азнакайның көньяк-көнчыгышындагы яңа микрорайонда урта мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган укыту-тәрбия комплексы төзелә башлады. 140 урынга исәпләнгән балалар учреждениесе шушы елның декабрь азагында файдалануга тапшырылачак. Ә гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 350 укучысын исә киләсе уку елында кабул итәргә тулысынча әзер булачак.
Алда телгә алынганнардан тыш, республика программасы буенча быел җәй Азнакайдагы 5 нче, Актүбәдәге 1 нче, Зур Сукаеш авылы мәктәпләре капиталь ремонтланды.
ТР Министрлар Кабинеты карары һәм "Татнефть" ААҖ тарафыннан бүлеп бирелгән акчага уздырылган капиталь ремонттан соң шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбе заманча төс алды. Бинаның эче ремонтланды, тәрәзәләр алыштырылды, балалар паркы ягыннан ишек ачылды, мәктәпнең тирә-ягы төзекләндерелде.
-Шәһәр эче юлларын яңарту буенча нинди эшләр башкарыла?
-Ел башыннан бу эшкә 17 миллион сумнан артык акча тотылды. Эшләнгәннең кайберләрен булса да күрсәтеп үтү урынлы булыр. Әйтик, Солтангалиев, Хәсәншина урамнарында 1500 кв. метр (988 мең сумлык), Заречная урамында 160 кв. м (710 мең сум), Исхакый урамында 1350 кв. метр (1млн. 081 мең сум) юлга чокыр ремонты ясалды һәм асфальт түшәлде. Моннан тыш, район үзәк сырхауханәсе янындагы автомобиль кую урыны төзекләндерелде, Яңа Юл, Мәнәвездәге алты урам юлындагы вак таш катламы яңартылды. Мәктәп ихаталарындагы асфальт юлларга 786 мең сумлык чокыр ремонты үткәрелде. Солтангалиев урамының 7 нче мәктәп яны өлешендә җәяүлеләр өчен тротуар ясала.
Октябрь ае башында Нефтьчеләр - Шәйхетдинов урамнарын турыдан тоташтыручы асфальт юл ачылды. Озынлыгы 678, киңлеге 12 метрлы әлеге юлны биш ай эчендә "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе төзеде. Бүгенге көндә анда энергия саклаучы урам яктырткычлары урнаштыру эшләре бара.
- Соңгы елларда шәһәрнең шәхси секторында яшәүчеләрдән еш кына эчәр су проблемалары турындагы дәгъваларны ишетергә туры килә. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
- Быел шәһәрнең шәхси секторы биләмәсендәге магистраль суүткәргечләргә капиталь ремонт ясау буенча да шактый эш башкарылды. М.Вәлиев, Җиңү, Совет, Мәрҗани, Герцен, Тау асты, Хаҗипов, К.Насыйри урамнарының һәрберсендә, 50 метрдан алып 320 метрга кадәр арада, торбалар алыштырылды. Бу эштә "Азнакайнефть" идарәсе, "Азнакай "Нефтемаш" заводы", "МППБиО" ААҖ ләре, "Водоканалсервис" ААҖ нең Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, "Полимерстрой", "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ коллективлары зур ярдәм күрсәтте.
- Һәр шәһәрнең үзенә генә хас йөзе була. Әйтик, безнең Азнакай үзенең чисталыгы, яшеллеккә, гөл-чәчәккә күмелеп утыруы белән элек-электән аерылып торды...
- Без шәһәрне тагын да матур, күркәмрәк итү өчен тырышабыз. Чисталык дигәннән, быел гына да санитар таләпләргә туры килә торган, өсте каплаулы 246 көнкүреш калдыгы җыю контейнеры сатып алдык. Җәяүлеләр уңайлылыгы өчен тавыш бирә торган 48 светофор урнаштырдык. Күпфатирлы йорт ишек алларында балаларга уен мәйданчыклары төзү, булганнарын төзекләндерү, аларны җиһазлау дәвам итә. Тагын да яшелләндерү максатыннан, язгы-көзге айларда шәһәр биләмәсе яшь үсентеләр белән тулыландырыла. Быел Сабан туе мәйданына 500 төптән артык агач утырттык.
Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Капиталь ремонт, тљзелеш, яшеллђндерњ: куанырлык эшлђр бар