Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Калган эшкә кар явар

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында техника паркын кышкы сакланышка кую мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Узган дүшәмбедә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фәнис Шәрәфиев, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов, "Гостехнадзор" инспекциясе начальнигы Альберт Фәхразов составындагы махсус комиссия кыр эшләреннән бушап калган машина, техниканы кышкы сакланышка куелуын тикшереп йөрде. ... "Агро ТНГС-И"...

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында техника паркын кышкы сакланышка кую мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Узган дүшәмбедә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фәнис Шәрәфиев, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов, "Гостехнадзор" инспекциясе начальнигы Альберт Фәхразов составындагы махсус комиссия кыр эшләреннән бушап калган машина, техниканы кышкы сакланышка куелуын тикшереп йөрде.

... "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ техника паркындагы тәртипсезлек шунда ук күзгә ташлана: кайбер техника, агрегатлар басудан ничек кайткан шул килеш тора, алар өстенә өелгән чүп-чар, шешәләрне күреп янә шаккатасың. Буяу, агарту, майлау кебек эшләрнең эзе дә юк. "Узган килгәндә паркта ашлама ачык һава астында, ташландык хәлдә ята иде", - ди комиссия әгъзалары. Әле ярый, бүген анысын җыеп урнаштырганнар. Еш кына хуҗалык җитәкчеләре акча җитми, тегесе юк, монсы юк дип зарлана. Ә булганын бөртекләп, кадерләп тота белмибез. Бүгенге көндә алтын бәясенә торган ашлама бит ул. Аны ничек шулкадәр кадерсезләргә була?
Җәмгыять җитәкчесе Миннәхмәт Мәхмүтов, аның урынбасары Әлфир Фазлыев та техника паркын тиз арада тәртипкә китерәчәкләрен әйтәләр. Ләкин кайчан? Кар күмеп киткәчме? "Калган эшкә кар ява", - дип бик дөрес әйткән безнең бабаларыбыз. Инде болай да табигать мәрхәмәтеннән ташламый. Көннәр аяз, җылы һәм коры. Рәхәтләнеп эшлә генә. Әллә соң яңгыр, кар астында, үзәкләргә үтәрлек суыкларда эшләү җиңелрәкме икән? Техника, агрегатларны буярга, ремонтлыйсын ремонтлап, кышкы хәзерлеккә куяр өчен вакыт җитәрлек булды. Кайбер кече фермерлык хуҗалыкларында да шундый ук оешмаганлык очракларын күзәтергә була. Ә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус карары нигезендә техника паркы 15 октябрьгә кышкы сакланышка тулысынча әзер булырга тиеш.
"Таллы Бүләк" ҖЧҖ техника паркында тәгәрмәчләре ап-акка буялган техника, агрегатлар әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Буйыйсы буялган, чистартылган, төзекләндерелгән, орлык уздыргыч, төрән һәм башка җайланмалар салдырылып, стендларга урнаштырылган. Комбайннар да тулы тәртиптә.
Тырыш, оешкан һәм үз хуҗалыгына сакчыл караганның бар да тәртиптә. Әнә, "Тукай", "Марс", "Союз-Агро", "АФ "Азнакай" ҖЧҖ ләрдә авыл хуҗалыгы машиналары, техникаларын кышка сыйфатлы итеп, тулысынча хәзерләп куярга өлгергәннәр. Машина-трактор паркы территорияләре тулы тәртиптә, техниканы ремонтлау пунктлары, мастерскойлар кышкы салкыннарга хәзер.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Калган эшкә кар явар