Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елга авылы халык җыены аеруча киңәйтелгән шарталарда узды

Кәкре Елга авылы халкы мәдәният йортына Кәкре елга авыл җирлеге һәм “Марс” хуҗалыгында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алдагы елга бурычлар билгеләргә җыелды.

Хисап җыелышы оешма-предприятие җитәкчеләренең халыкны кабул итүе белән башланып китте. Җыелышта шулай ук район башлыгы урынбасары Роза Галеева, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов катнаштылар. Кәкре Елга авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында – авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, “Марс” хуҗалыгы эшчәнлеге турында хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов чыгышлары тыңланды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Роза Алмасовна Кәкре Елга авылында тырыш. уңган халык яшәвен ассызыклап, олы рәхмәтен белдерде. Тантанада бүләкләнүчеләр аеруча күп булды.

Боларның барысы турында да тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев