Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле хатын-кызлар

Сезне ихлас күңелдән иң якты һәм шатлыклы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Без, ирләр өчен, хатын-кыз - сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да. Гүзәл яз гөлләре кебек, безнең дөньябызга матурлык, яктылык сибәсез, сез...

Сезне ихлас күңелдән иң якты һәм шатлыклы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Без, ирләр өчен, хатын-кыз - сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да. Гүзәл яз гөлләре кебек, безнең дөньябызга матурлык, яктылык сибәсез, сез - яшәү чыганагы, гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрне саклаучы бөек зат. Газиз ана буларак, йөрәк җимешләрегезгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итәсез, тормыш зилзиләләреннән саклап, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтәсез.
Ир хатыны һәм ана булу өстенә, гүзәл затларыбыз үзләре сайлаган өлкәләрдә сокландырырлык итеп эшлиләр дә. Бүгенге көндә җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез!
Авыр сугыш елларында ирләр урынына тормыш йөген нәфис җилкәләрендә тарткан, нечкә билләренә солдат каешы буып, утка-суга кергән батыр йөрәкле, чал чәчле ветеран апалар, газизләрдән-газиз, киң күңелле, олы йөрәкле әниләр, язның үзе кебек ягымлы, назлы туташлар! Без сезне яратабыз һәм ихтирам итәбез. Бу дөньяда барлыгыгыз белән безне бәхетле иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә сезгә бәхет, сәламәтлек, тормышларыгызның һәрвакыт шатлык, бәрәкәт белән тулы булуын, гаиләләрегездә иминлек, татулык телим. Һәрчак шулай сөекле һәм җанга якын булып калыгыз!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадерле хатынкызлар