Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җизнәй хатыны булу җиңелме?

Аларны Азнакайда белмәгән кеше юктыр.

Чөнки һич кенә дә тик торганнары юк. Әле туганнары белән берәр җиргә җыеналар, әле диңгез буйларында ял итәләр, балалары-оныкларын көйләргә дә вакыт табалар. Бер караганда башка гаиләләрдән аермалары юк кебек. Әмма шундый матур тормыш аларга җиңел генә бирелмәгән шул...

Күпләр күтәрә алмаслык кайгы кичерергә туры килә аларга. Гәбделхәй ул чагында Миләүшәнең җизнәсе була. Бертуган апасы – Нәҗибә ике баланы, ирен, якыннарын калдырып, 29 яшендә озакка сузылган каты авырудан вафат була. Өч һәм дүрт яшьлек ике улы белән Гәбделхәй тормыш дәрьясының урта бер җирендә ялгызы тораташ катып кала. Ничек яшәргә? Ике балага ничек әниләрен алмаштырырга?..

Милүәшәгә ул вакытта нибары 19 яшь була. Казан фармацевтик училищесында укып йөргән чагы. Гадәттә, апа-сеңел дуслыгы бик зур көчкә ия. Һәр шатлыкны, кайгыны икең бергә кичерәсең. Апасының ике улы ятим калуын ул үз йөрәге аша кичерә. Һәм ... тәвәккәлли. Чәчәк аткан яшьлеген ике балага, Гәбделхәй җизнәсенә багышлый. Әле кулында дипломы да булмаган көе, үзеннән 15 яшькә зур ир хатыны, балалар анасы була да куя...

Хәзер инде ул еллардагы авырлыклар онытылган. Әти-әниләре ярдәме белән Мәнәвездә йорт салып керәләр. Берничә елдан уртак балалары –ике кызлары дөньяга килә. Миләүшә апа белән Гәбделхәй абыйның тормышка карашлары, фикерләре гел туры килеп бара, бер була. Шулай булмаса, 30 елдан артык бер-берсен аңлап, балаларын олы тормыш юлына бастыра да алмаслар иде.

Гәбделхәй абыйның кулыннан килмәгән эше юк – тимер, балта остасы, бөтен җиһазларны үз куллары белән ясый, йорт җирен матурлап кына тора. Ул ясаган бизәкле өстәлләр, беседкалар, гөл савытларының исәбе юк. Аның сабырлыгы гына да меңгә тора! Бөтен нәселләренә киңәшче. Соңгы елларда Коръән сүрәләрен укып, дин юлына кереп китсә дә, дөньядан да артта калырга җыенмый – интернет, компьютр белән кызыксына.

Миләүшә апа 30 елын фармацевтикага багышлаган. Медицинаны су урынына эчә дисәм дә, һич арттыру булмас. Әле хәзер дә бөтен яңалыкларны эләктереп алырга гына тора. 38 яшендә беренче оныгы туып, әби булса да, үзенең яшен һич кенә дә бирмисең аңа– кайчан карама – матур, зәвык белән киенгән. Ул гаиләсенә дә, үзенә дә, эшенә дә гел вакыт таба.

Кыскасы, үзләре генә түгел, балалары да һәр яклап булган, үрнәк аларның, тәүфикъ белән тәрбияләгәннәр. Шуның тәмле җимешен хәзер татып яшиләр. Дөньяда зур йөрәкле, рухи яктан бай булган шундый әниләр, алтын куллы ирләр, менә шундый тату гаиләләр күбрәк булсын иде.

Филүзә Хәмидуллина

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев