Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Июнь - шау чәчәкле ай

Июнь – ел фасылының иң-иң назлысы. Шул ук вакытта кичектергесез эшләр һәрвакыт ашыктырып тора. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә.

Июнь борынгы Рим алиһәсе Юнона, Юпитерның тормыш юлдашы хөрмәтенә аталган. Ул - никахлар, туйлар, гаилә тормышын яклаучы. Июнь борынгыдан туйлар ае саналган, бу айда ярәшелгән парларны бәхет көтә дип юраганнар. 

Татарларда 21 майдан 21 июньгә кадәрге вакыт «черешмә ае» (авылча атамасы -- «кәрәз ай») дип аталган. Бу вакытта терлекләр, кыргый киекләрнең ите ашарга яраксыз саналган. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннар арык булган. Бу айда алар, бөреләнеп килгән үлән ашап, тәненә ит җыя, симерә башлый. Авылча атамасы буенча июнь -- үләннең яшел, чәчәкләрнең күп вакыты, бу айда кортлар балны күп җыя.

Июньдә төннәр кыскара. Аның каравы, көннәрнең озынлыгы үзенең югары ноктасына җитешә.

Елның шушы фасылында тырышлык салып калганда, көзге муллык тәэмин ителде дип фаразларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев