Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Іыскача

Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы...

Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бәйрәм ярминкәләренә рәхим итегез!

***

Кышка хәзерлек эшләре тәмамланганнан соң кичә, 25 сентябрь көнне, муниципаль районның торак пунктларда - шул исәптән Азнакай шәһәрендә, Актүбә эшчеләр бистәсендә, авыл җирлекләрендәге гомумбелем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, җылылык бирү башланды.

***

28 сентябрь көнне Әгерҗе авыл җирлеге базасында Азнакай муниципаль районының экологик семинары узачак. Анда һәр авыл җирлегенең башлыгы чакырыла. Мондый зур масштабта ул беренче тапкыр оештырыла.

***

5 октябрьдә район-шәһәр ветераннар Советының 40 еллыгына багышланган тантана үтәчәк. Бу көнне шулай ук шәһәребезнең Җиңү мәйданында тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу тантанасы узачак. Азнакай шәһәренең инфраструктура үсешендә зур яңалык: бу көнне Нефтьчеләр урамын Шәйхетдинов микрорайоны белән тоташтыручы юл ачылачак.

***

ТР Министрлар Кабинетының "ТРның социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларына дәүләт яклавы күрсәтү турында" фәрманы нигезендә 2012 елга шундый проектларны тормышка ашыруда грантлар алу өчен республика бәйгесе номинацияләре исемлеге белән Азнакай муниципаль районы сайтында aznakayevo.tatarstan.ru һәм "Маяк" газетасы сайтында aznakaevo-rt.ru таныша аласыз.

***

Республикабызда, илнең башка төбәкләрендә кебек үк, балаларның юл куркынычсызлыгы декадасы бара. Ул 28 сентябрьдә Санкт-Петербургта үтәчәк балаларның юл-транспорт травматизмына багышланган Халыкара конгресс уңаеннан оештырыла.
Декада кысаларында төрле чаралар үткәрү каралган. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тематик дәресләр, бәйгеләр, викториналар, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары уза. Районнарда һәм шәһәрләрдә "Хәвефсез зебра", "Күренеп тор", "Балаларга - автокресло" кебек акцияләр үтә.

***

Актүбә мәдәният йортында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылды. Алып баручы әкият геройлары аларны "Шаяннар корольлеге"нең "Алтын ачкыч" сихри патшалыгына алып керделәр, анда эшләүче "5+", "Экспресс", "Модерн" бию, "Арабески", "Неумогон", "Бәллүр чишмә" җыр түгәрәкләренә язылырга чакырдылар, төрле уеннар оештырдылар. Чарада катнашучы балалар, аларны озата килгән әти-әниләр, әби-бабайлар очрашудан бик канәгать калдылар.

***

Өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән айлык барышында 20 октябрьгә кадәр ветераннарыбыз (55 яшьтән алып хатын-кызлар һәм 60 яшьтән ир-атлар) өчен Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә мунчада бушлай юыну оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Іыскача