Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишегалды бәйрәме – халык бәйрәме

Җәй айларында шәһәребездә урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әверелде. 12 август кичендә «Восход» торак милекчеләре ширкәтенә караган Ленин урамындагы 27 һәм 29 нчы йортлар ишегалды да җыр-моңнан, күңелле уеннардан гөрләп торды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге чарада ТР...

Җәй айларында шәһәребездә урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әверелде. 12 август кичендә «Восход» торак милекчеләре ширкәтенә караган Ленин урамындагы 27 һәм 29 нчы йортлар ишегалды да җыр-моңнан, күңелле уеннардан гөрләп торды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашты һәм азнакайлыларга иң җылы теләкләрен юллады.
Республикабызның атказанган артисты, якташыбыз Равил Галиев иң матур җырларын бүләк итте. Бәйрәмне шулай ук Мәдәният йорты сәнгать осталары чыгышы бизәде. Чәй өстәлләре остабикәләр пешергән сый-нигъмәттән балкып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишегалды бәйрәме – халык бәйрәме