Исерек ирне ничек игә китерергә?
Статистика күрсәткәнчә, 18 яшьтән кечерәк үсмерләрнең 80 проценты спиртлы эчемлекләрне инде татып караган.
“Маяк” газетасы редакциясендә район үзәк сырхауханәсе белән берлектә оештырылган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды. Ул эчүчелек кебек яман гадәтләр һәм аларга каршы көрәш чаралары, сәламәт яшәү профиликатикасына багышланды.
Сөйләшүдә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Сирин Райманов, ЮХИДИның дәүләт инспекторы, полиция капитаны Илдар Исхаков, табиб психиатр-нарколог Анна Шмелева, үзәк сырхауханәнең яшүсмерләр наркологы Фәния Рамазанова, Яшьләр үзәге директоры урынбасары Светлана Шәрипова, “Приют” МКСУ начальнигы Әнисә Зарипова катнаштылар.
Чыгыш ясаучылар кызыклы гына фактларга тукталды. Әйтик, быел эшкә яраклы кешеләрнең аракы эчеп үлү очрагы узган елның бу чорындагыдан күбрәк. Статистика күрсәткәнчә, 18 яшьтән кечерәк үсмерләрнең 80 проценты спиртлы эчемлекләрне инде татып караган. Күп күләмдә аракы эчеп тә, кешедә косасы килү теләге тумаса – димәк – ул инде алкоголик. Исерек ирне ничек игә китерергә?
Болар хакында тагын да тулырак газетабыз битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев