Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек акчасын эчми, акылын эчә

Узган атнада район советы бинасында Азнакай районы территориясендә алкоголь продукциясен сату мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Биредә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, район җитәкчеләре һәм әлеге өлкәдә эшләүче белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты. Сөйләшү кискен тәнкыйть шартларында барды. Иң борчулы мәсьәләләрнең берсе - контрафакт алкоголь...

Узган атнада район советы бинасында Азнакай районы территориясендә алкоголь продукциясен сату мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Биредә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, район җитәкчеләре һәм әлеге өлкәдә эшләүче белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты. Сөйләшү кискен тәнкыйть шартларында барды.

Иң борчулы мәсьәләләрнең берсе - контрафакт алкоголь сату, куллану һәм агулану очраклары. Саннарга күз салсаң, Татарстанда законлы алькоголь продукциясе сату күләменең кимүен күрәсең. Азнакай районы җирлегендә гомумән алганда, мондый кимү күренмәсә дә, кайбер авыл җирлекләрендә кеше ышанмастай саннарга тап буласың. Мәсәлән, ярты еллык исәп буенча бер авылда бер кешегә нибары 100 грамм аракы эчелгән, ә икенче авылда узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимрәк эчкәннәр. Ә статистика буенча районда ярты елга бер кешегә 6,8 литр спиртлы эчемлек кулланылган. Азнакайлылар республика муниципаль берәмлекләре буенча дүртенче урында. "Күп эчәбез" дип көенмик әле. Законлы аракы күбрәк кулланыла дигән сүз бит бу.

Ә менә авылларда спиртлы эчемлекләр кулланучыларның узган ел белән чагыштырганда шактый кимүенә чыннан да көенергә кирәк. Юк, бу һич тә социаль программалар, төнлә аракы сатуны тыю, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә биргән игътибар нәтиҗәсе түгел. Эчкечеләрнең саны контрафакт аракыны, я булмаса самогонны күбрәк кулланучылар хисабына кимегән дә инде. Тикшерү нәтиҗәләре, фактлар да шуны раслый. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева да әйтеп узды. Мәсәлән, Тымытык һәм Благодатное авылларында йорт шартларында җитештерелгән самогон сату очраклары ачыкланган. Әнә шулай итәк астыннан сату очракларына тикшерү вакытында Карамалы, Мәсгут авылларында да тап булганнар. Мондый фактларны әле тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән контрафакт аракы һәм коньяк көннән-көн киңрәк тарала бара. Аны таратучылар арзан бәя куеп, сатып алучыларны җәлеп итүне максат итеп куялар. Мондый контрафакт аракы сату очраклары безнең районда да ачыкланган. Аны шәхси йортлардан да һәм махсус Газель машиналары белән алып килеп сату очраклары да бар. Гомумән алганда, алты ай эчендә территориаль орган белгечләре 38 тикшерү уздырган. Анда алкоголь продукциясе сату кагыйдәләрен бозу буенча 26 очрак теркәлгән. 208,15 литр спиртлы продукция сатудан алынган. Тикшерүләр барышында шулай ук балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сату очрагы да (бер очрак) ачыкланган.

Арабызда халыкка теләсә нинди суррогат, составында спирт булган төрле сыеклыклар сатып, кеше гомере һәм челпәрәмә килгән язмышлар исәбенә байлык җыючылар да бар. Аларның бу җинаятен берничек тә акларлык түгел. Эчкече өчен «нәрсә дә ярый» бит аңа, тик «баш төзәтергә» генә булсын. Спиртлы арзанлы "сыеклык"ларны бик теләп алалар алар. Юкка гына халык телендә: "Исерек акчасын эчми, акылын эчә" димиләр бит.

- Сез кеше гомерләре белән уйныйсыз, агулану очраклары нәкъ менә шундый сыеклыклар кулланудан килеп чыга. Сез аны кемнең нинди максатта куллануын белә торып сатасыз, - дип сатучыларга мөрәҗәгать итте комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов.
Әлбәттә, махмырдан шешенгән исереккә ниндидер бит чистарткыч, кул югыч сыеклыклар ниемә кирәк булсын инде ул. Җитмәсә, алар бит аны бер генә данә алмыйлар.

Тормышыбызга ныклап үтеп кергән бу афәткә каршы көрәшү, махсус комиссия, полиция һәм башка җаваплы кешеләрнең генә түгел, һәммәбезнең дә бурычыдыр ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исерек акчасын эчми, акылын эчә