Иртәгә Азнакайда Балалар иҗаты үзәгендә Хәйрия марафоны уздырыла
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә Азнакайда Балалар иҗаты үзәгендә Хәйрия марафоны уздырыла

Районыбызда Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада бара. Әлеге уңайдан предприятиеләрдә, оешмаларда, мәдәният учакларында бик күп игелекле чаралар оештырыла.

6 декабрьдә 10.00 шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә Хәйрия марафоны үтәчәк. Безнең Азнакай халкы киң күңелле, мәрхәмәтле, быел да марафонда актив катнашып, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузарлар дип ышанабыз.

Фото: архив


Нет комментариев