Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Җирдә кылган күркәм гамәл буыннардан буыннарга кала

Кәкре Елга авылында Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган анрономы, Азнакай районының Мактаулы гражданины Баянов Хәбип Әгъләм улына мемориаль такта ачылды.

Тантанада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Усманов, бергә хезмәт иткән хезмәттәш ветераннар, гаиләсе якыннары, авылдашлары катнаштылар.

Хәбиб Баянов Кәкре Елга авылында туып үсә, туган җирләреннән аерылмыйча озак еллар баш агроном, “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли. Ул эшләгән чорда хуҗалык зур уңышларга ирешә, авыл үсә, ныгый, матурая. Авыл халкы аны зур хөрмәт белән, яратып искә ала.

Легендар шәхес турында тулырак “Маяк” газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев