Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир өлеше булган милекчеләрнең үз хокукларыннан файдалануы тиешле хокукый регламентка кертелде

"Авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләрнең әйләнеше турында"гы Федераль закон нигезендә җир өлеше булган милекчеләрнең үз хокукларыннан файдалануы тиешле хокукый регламентка кертелде. Шуңа да җир максатчан файдаланылмаганда, ул милекчедән алына һәм дәүләт яки муниципаль органга тапшырыла. Әлеге мәсьәләне суд тәртибендә хәл итү муниципаль берәмлек тарафыннан әлегәчә күрелгән чараларның йомгаклау этабы булып тора....

"Авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләрнең әйләнеше турында"гы Федераль закон нигезендә җир өлеше булган милекчеләрнең үз хокукларыннан файдалануы тиешле хокукый регламентка кертелде. Шуңа да җир максатчан файдаланылмаганда, ул милекчедән алына һәм дәүләт яки муниципаль органга тапшырыла. Әлеге мәсьәләне суд тәртибендә хәл итү муниципаль берәмлек тарафыннан әлегәчә күрелгән чараларның йомгаклау этабы булып тора. Ә инде аңа кадәр булган чаралар законда бәян ителгән, әйтик, бу җир участоклары милекчеләре, алар катнашында җирнең чикләре билгеләнергә, бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматлар дөнья күрергә һ.б тиеш. Муниципаль берәмлек тарафыннан таләпләрнең барсы да үтәлгәндә генә судка гариза бирергә мөмкин. Ә инде җир участогына муниципаль берәмлек хокуклы дип табыла икән, элеккеге хуҗаларының аңа хокукы бетерелә.

Эш буенча карар кабул ителү низагны хәл итү генә түгел, ә җирләрне максатчан файдалануны саклау да булып тора. Шуңа күрә дә суд карарының законның барлык таләпләренә дә туры килүе, низагны тулысы белән хәл итүе, җир биләмәләреннән нәтиҗәле файдалануга каршы килмәве, шулай ук милекчеләрнең закон белән билгеләнгән хокукларының саклануы мөһим.

Бүгенге көндә суд производствосында җир пайлары белән бәйле 706 гражданлык эше бар, аларның 530ы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир өлеше булган милекчеләрнең үз хокукларыннан файдалануы тиешле хокукый регламентка кертелде