Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидлар җәмгыяте рәисе сайланды

Узган атнада Азнакай район һәм шәһәр инвалидлары конференциясе үтте. Җәмгыятьнең узган елгы эшчәнлегенә хисап доклады белән район инвалидлар оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова чыгыш ясады. Җәмгыять җәмәгатьчелек эше белән бергә физик мөмкинлекләре чикле гражданнар мәнфәгатендә коммерция эшчәнлеге дә алып бара. Бүгенге көндә биредә аяк киемнәрен ремонтлау, ритуаль хезмәт, чәчтарашханә,...

Узган атнада Азнакай район һәм шәһәр инвалидлары конференциясе үтте.
Җәмгыятьнең узган елгы эшчәнлегенә хисап доклады белән район инвалидлар оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова чыгыш ясады. Җәмгыять җәмәгатьчелек эше белән бергә физик мөмкинлекләре чикле гражданнар мәнфәгатендә коммерция эшчәнлеге дә алып бара. Бүгенге көндә биредә аяк киемнәрен ремонтлау, ритуаль хезмәт, чәчтарашханә, эретеп ябыштыручы хезмәте күрсәтү уңышлы гына эшләп килә. Бер төркем инвалидлар "Актүбә уенчыгы" ҖЧҖ һәм "Азнакай курчагы" халык кәсебе йортында шөгыльләнә. Шулай ук район мәшгульлек үзәге дә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыруда зур өлеш кертә. Киләчәктә исә җәмгыять тегү цехы ачу; инвалидлар өчен аксессуарлар сату һәм ремонтлау буенча прокат бүлеге булдыру; авыл җирлекләрендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктлары ачуны бурыч итеп куя. Инвалидлар җәмәгать эшендә дә актив катнашалар. Шахмат, шашка, дартс, армрестлинг, өстәл теннисы кебек зональ, республика спорт ярышларында актив катнашып, призлы урыннарны алалар. Җыр-биюгә осталар төрле мәдәни чараларда катнаша. Мәсәлән, Актүбә башлангыч оешмасы җитәкчелегендә ге иҗат төркеме әледән-әле шәфкатьлелек концертлары оештыра.
Конференция эшендә муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина һәм башка җитәкчеләр катнашты, чыгыш ясады һәм күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.
Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар да конференциядә үз фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
- Инвалидлар әледән-әле Азнакайга ук килеп йөри алмый. Авылда яшәүче инвалидларга кайда җыелырга? Кайда шалтыратырга? Гомумән, зур оешма-предприятиеләрдә дә үзләренең инвалидлар оешмасы, җыелыр бинасы булырга тиеш дип уйлыйм. Бергә-бергә очрашып, аралашып яшәрләр иде, - дип үз гозерен белдерде Әсгать ага.
Эчкерсез рәхмәт хисләре белән чыгыш ясаучылар да күп булды. Дания ханым гемодиализ белән кулланучылар исеменнән, дәваланырга башка шәһәрләргә йөрергә транспорт булдыруда ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде. Рәхмәт сүзләре район җәмгыяте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова, Актүбә оешмасы җитәкчесе Ләйлә Кәрәмова, Чалпы санаторие хезмәткәрләре адресына да күп булды.
Конференциядә район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп бертавыштан Илсөяр Закиров сайланды.
Төрле өлкәләрдә намуслы тырыш хезмәте һәм активлыгы өчен бер төркем физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырылды. Үз тырышлыклары белән хәзерләнгән концерт алкышларга күмелде.
Нәсимә Рәсимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидлар җәмгыяте рәисе сайланды