Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«ИнтехБанк» клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана

«ИнтехБанк» клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана Иминият түләүләре агенты өч агент банк сайлады: «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкы. (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «ИнтехБанк» кертемчеләренә иминият түләүләре 2017елның 12 гыйнвареннан башлана. Бу хакта «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә. Акчаларны өч агент...

«ИнтехБанк» клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана

Иминият түләүләре агенты өч агент банк сайлады: «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкы.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «ИнтехБанк» кертемчеләренә иминият түләүләре 2017елның 12 гыйнвареннан башлана. Бу хакта «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә. Акчаларны өч агент банктан - «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкларыннан алып булачак.

«Өч агент банк кыска срокларда һәм максималь җайлы шартларда кертемчеләрнең иминият акчаларын кайтару өчен сайланды. Кертемчәләрне аерым банкларга билгеләү, аларның кайда урнашуы һәм кертемчеләрдән гаризалар алу вакыты, барысы да 2017 елның 11 гыйннварена кадәр Иминият түләүләре агенты сайтында (www.asv.org.ru) урнаштырылачак», - диелгән Иминият түләүләре агенты хәбәрендә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев