Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илгизәр Шәйдуллинның гади бәхете

Илгизәр янгын сагы хезмәтенә очраклы гына килеп керми. Туганнан- туган абыйсы - Альфред Гарифуллин 24 нче янгын частен җитәкли. Бертуган абыйсы Роберт та шушында ук хезмәт итә. Якыннарының киңәше буенча үзен бу хезмәттә сынап карыйсы итә. Эше бик җаваплы һәм куркыныч булса да, янгын сүндерүчеләрнең кешеләргә игелек кылулары, үзара дус,...

Илгизәр янгын сагы хезмәтенә очраклы гына килеп керми. Туганнан- туган абыйсы - Альфред Гарифуллин 24 нче янгын частен җитәкли. Бертуган абыйсы Роберт та шушында ук хезмәт итә. Якыннарының киңәше буенча үзен бу хезмәттә сынап карыйсы итә. Эше бик җаваплы һәм куркыныч булса да, янгын сүндерүчеләрнең кешеләргә игелек кылулары, үзара дус, тату, бер-берсен ярты сүздән аңлап эшләүләре ошый аңа. Беренче тапкыр янгын сүндерергә чыгып киткәч, янгын машинасын колонкадан су белән тәэмин итеп тору бурычын тапшыралар. Төп хезмәттән ераграк торса да, ул монда үзен чын хәрби янгын сүндерүче итеп сизә, эшкә дәрт, мәхәббәт уяна, үз юлын дөрес сайлауда шиге калмый. 1983 елда Тархан авылында булган вакыйга: агулы газлардан исереп күзләрен йомган әтисе белән ике сабый кыз аның күңеленә мәңгегә уелып калган. "Хәзер генә ул заманача җайланмалар, ирекле янгын сүндерү дружиналары бар", - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Ә ул вакытта... Кечкенә кызчыкларны коткарырга бәлки җитешкән дә булыр идек. Тик авылга керү юлы кар өеме белән капланган иде. Машина көч-хәл белән янгын урынына килеп җитте." Кызыксынучан егет үз эшенең серләренә бик тиз төшенә. Тиздән аны янгын сүндерү машинасын йөртүче итеп тә куялар. Яхшы машина йөртүче буларак, ул район гына түгел, республикакүләм ярышларда да беренче урынны яулап килә.

13 ел хезмәт иткәннән соң, сәләтле Илгизәрне Свердловск шәһәре янгын сүндерүчеләр хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр. 1995 елда яңа "өлгергән" лейтенант янгын каравылы башлыгы булып беренче дежурга чыга. Шәйдуллин канаты астында хезмәт итүчеләр аның беренче чиратта ярдәмчел иптәш, чын дус булуы турында әйтәләр. Кечкенә буйлы , киң бәдәнле, куе мыеклы Илгизәр тышкы кыяфәте белән дә рәсемнәрдә сурәтләнгән пожарныйны хәтерләтә. Ул һәркайда һәм һәрвакыт үрнәк булырга омтылып эшли. Янгын-саф хәзерлеге нормативын тапшырганда да "Мин үрнәк булырга тиеш!" принцибын алга сөрә. Үзенең хәрбиләренә дә: "Әгәр дә кем дә кем күнекмәләрне миннән яхшырак эшли, аны норматив тапшырудан азат итәм", - ди торган була ул. Спорт - аның дусты. Бигрәк тә гер спортын үз итә. Татарстанның көньяк-көнчыгыш янгын частьләре арасында гер күтәрү буенча спорт ярышларында үз үлчәм категориясендә призлы урыннарны яулап килә.

Илгизәр Шәйдуллин күптән инде янгын хезмәте ветераны, әмма әле дә сафта. Отставкадан соң бераз нефть өлкәсендә хезмәт куеп ала. Әмма барыбер монда кайта. "Минем бәхет монда - янгын сагында", - ди ул. Илгизәргә карыйсың, аның кызыктыргыч хикәятләрен тыңлыйсың да, каршыңда чыннан да бик бәхетле кеше басып торуын күрәсең. Күңел тарткан эш, хөрмәт итүче дуслар, сөекле гаилә, балалар... Бәхет өчен тагын ни кирәк!?

Алексей Никулин, 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгизәр Шәйдуллинның гади бәхете