Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илгизә Мөхәмәтгалиеваны балалары 70 яшьлек юбилее белән котлый

Түбән Якый авылында яшәүче әниебез Мөхәмәтгалиева (Ильясова) Илгизә Әмирҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Әни, түземлелегең, тырышлыгың, сабырлыгың, тәрбияң өчен мең рәхмәт сиңа. Үз изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын! Әни, сиңа шатлык, бәхет, саулык, тынычлык телибез! Син ­ өебезнең кояшы, матур итеп каршы алып, озатып каласың. Синең җылың...

Түбән Якый авылында яшәүче әниебез Мөхәмәтгалиева (Ильясова) Илгизә Әмирҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Әни, түземлелегең, тырышлыгың, сабырлыгың, тәрбияң өчен мең рәхмәт сиңа. Үз изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын! Әни, сиңа шатлык, бәхет, саулык, тынычлык телибез!

Син ­ өебезнең кояшы, матур итеп каршы алып, озатып каласың. Синең җылың һәркемгә җитә! Барлык, барлык бәйрәмнәрең белән тагын бер кат котлыйбыз, Әни.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Балаларың исеменнән: кызың Әлфия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгизә Мөхәмәтгалиеваны балалары 70 яшьлек юбилее белән котлый