Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илаева Нурия Хафиз кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Азнакай районы Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле әниебез Илаева Нурия Хафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды! Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез....

Азнакай районы Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле әниебез Илаева Нурия Хафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды!

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез.

Әни! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә, Амин.

Күпме генә бәхет теләсәк тә

Бик аз булыр кебек тоела.

Бик күп изгелекләр эшләдең син

Кешеләргә гомер буена.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әнкәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илаева Нурия Хафиз кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар