Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек иясе Наилә

Азнакай шәһәрендә бертуган апабыз Мәрхәбә Исхакова яши. Аңа 87 яшь, үзебез дә инде олыгаеп килгәнлектән, аның янына еш бара алмыйбыз, әмма телефоннан гел хәл белешеп, аралашып торабыз. Апабызга социаль хезмәткәр билгеләнгәч, бик сөендек. Менә байтак еллар инде аның янына атнага 3 тапкыр Наилә Йосыпова килеп йөри. Ул аны үз кызыдай...

Азнакай шәһәрендә бертуган апабыз Мәрхәбә Исхакова яши. Аңа 87 яшь, үзебез дә инде олыгаеп килгәнлектән, аның янына еш бара алмыйбыз, әмма телефоннан гел хәл белешеп, аралашып торабыз. Апабызга социаль хезмәткәр билгеләнгәч, бик сөендек. Менә байтак еллар инде аның янына атнага 3 тапкыр Наилә Йосыпова килеп йөри. Ул аны үз кызыдай яратты, һәрчак көтеп ала. Наилә бик сабыр, ипле, эшчән ханым. Өй эшләрен тәмамлагач, апаны тыш һавасы суларга да алып чыга, шәһәр урам+нарында йөреп кайталар. Алар икесе дә җырга-моңга гашыйк, бергәләп җырлап, кәефләрен күтәрәләр. Без килгәндә дә апаны ташламый, бар эшен башкарып, хәлен белешеп китә.
Наиләнең 91 яшьлек Бибифатыйма Насыйбуллинаны да үз җаваплылыгына алуын беләбез. Олы яшьтәге бу апа да тәрбиячесеннән бик канәгать, мактап кына тора. Иҗат кешеләре бер-берләренә тартыла бит ул, Фатыйма апаның язган шигырьләрен Наилә көйгә салып, үзенә җырлап та күрсәтә. Алар да әнә шулай кыз белән әни кебек бик җылы мөнәсәбәттә.
Тыл ветераны апабыз Мәрхәбәнең туган көне быел Сабантуй бәйрәмнәренә туры килә. Наилә аңа сый-нигъмәтле табын әзерләп куяр, без моны инде белеп торабыз. Аның кебек менә шундый киң күңелле, олы җанлы кешеләр күбрәк булсын иде. Авыр, тынгысыз хезмәтендә аңа сабырлык, гаиләсенә бәхет-шатлыклар, үзенә дә якыннарының кадер-хөрмәтен күреп, терәк-таянычы ире Фирдәвес белән бердәнбер уллары Равилнең куанычларына гына уралып яшәвен телибез.
Бөгелмәдә яшәүче Гөлүсә, Җәлилдән Гөлсинә сеңелләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелек иясе Наилә