Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүчегә - тәмле торт

Ана теле һәм Халыклар дуслыгы елына багышлап Азнакайның Яшьләр үзәгендә "Битум" интеллектуаль уен-бәйге узды.

Анда авыл биләмәләре яшьләр лидерлары һәм районның яшьләр парламенты активистлары тел белүдә һәм зирәклектә көч сынашты. Яшьләр үзәгендә бик күңелле барган бу бәйгедә яшьләр парламенты командасы өстенлек алса да, барыбер дуслык җиңде!

Егетләр - кызлар шундый истәлекле, матур очрашу оештырган өчен аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Гөлназ Исламовага һәм яшьләр парламенты рәисе Ильмир Зариповка, парламент әгъзасы Илнур Нәгыймовка рәхмәтле иделәр.

Бәйгегә йомгак ясаганнан соң барысы бергәләп тәмле торт белән чәй эчтеләр. Яшьләр яңа проектлар, хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев