Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗади мастер-класс: бу орхидеяләр чыннан аерылмый

Азнакайның «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә чираттагы мастер-класс  узды.


Иҗади дәрес кысаларында социаль хезмәт алучылар фоамираннан орхидея чәчәге ясарга өйрәнделәр.
Эшләнмәләр ясау кулларның вак моторикасын үстерә, игътибарны, иҗади потенциалны һәм гражданнарның эстетик  зәвыгын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Мондый төрдәге чәчәкләрне теләсә кайсы күләмдә һәм төстә ясарга була, алар белән бүлмәне бизәргә  яки якыннарыңа бүләк итәргә мөмкин.
Мастер-класс ял итү өчен менә дигән ысул булды һәм катнашучыларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте, – дип саный үз эшенең остасы, социаль-тернәкләндерү бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Гөлгенә Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев