Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе

Күзләр белән күзләр очрашты, Күңел белән күңел сөйләште. Бер - беребезгә кирәк кәнлекне Йөрәк тойды, акыл килеште. "Яратам!" - дип кабатлап, кычкырып йөрмәсәк тә, без синең белән шушы олы хис эчендә бербөтен булып яшәвебезне аңлыйбыз. Син тормыш дәръясындагы зур Гаилә корабының капитаны, ә мин синең штурманың . Безнең зур командабыз...

Күзләр белән күзләр очрашты,

Күңел белән күңел сөйләште.

Бер - беребезгә кирәк кәнлекне

Йөрәк тойды, акыл килеште.

"Яратам!" - дип кабатлап, кычкырып йөрмәсәк тә, без синең белән шушы олы хис эчендә бербөтен булып яшәвебезне аңлыйбыз. Син тормыш дәръясындагы зур Гаилә корабының капитаны, ә мин синең штурманың . Безнең зур командабыз - матросларыбыз - кадерле балаларыбыз бар. Менә шуларны кадерләп үстереп, дөрес тәрбия биреп, һәрберсен үз корабында Тормыш диңгезенә йөзәргә чыгару безнең уртак бурычыбыз.

Яратасыңмы? Әлбәттә яратасың. Синең күзләреңнән, елмаюыңнан, мине кайгыртуыңнан сизәм мин. Бергә булган минутларның кадерен белеп, сине югалтудан куркып яшим.

Табигатьтә һәр җан иясе дә парлы итеп яратылган. Безнең авыл башындагы буага очып төшкән пар аккошларны хәтерлисеңме? Нинди гүзәл, горур алар! Аңлашып, ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп яшәү - җырларда җырланган МӘХӘББӘТНЕҢ нигезе.

Матур булсын безнең тормыш,

Узар юллар булсын гел тигез.

Мәхәббәтне саклап, яклап яшик

Тигезлектә үтсен гомеребез!

Гөлназ Шәмсиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе