Җиңү бистәсе волонтерлары гаиләләр өчен фотосессия оештырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсе волонтерлары гаиләләр өчен фотосессия оештырды

“Игелекле үзгәрешләр” территориясе проекты кысаларында Җиңү бистәсе мәктәбендә “Фотосессия” мәйданчыгы да эшли.

Укучылар һәм аларның әти әниләре өчен “Объективта – гаилә”, “Мин объективта”, “Без бергә көчле” дип аталган фотозоналар эшли.

– Әлеге мәйданчыкларда эшләү – гаилә институтын ныгыту, балаларны берләштерү, әти-әниләр белән үзара аңлашу өчен бик мөһим, – ди мәктәп директоры Луиза Ермакова.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан әти-әниләр һәм балалар “Объективта – гаилә” фотозонасына җыелдылар. Гаилә белән төшкән фото – истәлек кенә түгел, ул күпме кәеф, хисләр, җылы атмосфера бүләк итә.

– Проектта катнашкан һәркем уңай эмоцияләр алгандыр дип уйлыйбыз, – ди оештыручылар.

– Елмаегыз, бер-берегезне кочаклагыз. Кеше өчен гаилә – иң кыйммәт әйберләрнең берсе. Һәркемгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, зур һәм саф мәхәббәт телибез, – диделәр “Ачык йөрәкләр” волонтерлар отряды әгъзалары гаиләләргә мөрәҗәгать итеп.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев