Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуш, 2015 ел, Яңа елга – яңа планнар

Узып баручы 2015 ел Сез җитәкләгән коллектив һәм Сезнең иҗтимагый оешма өчен нинди вакыйгалары белән истә калды һәм тиздән хакимлекне үз кулына алачак 2016 елдан ниләр көтәсез? Яңа елга аяк басканда "Маяк" әнә шул сорауларга җавап эзләп райондашларыбызга мөрәҗәгать итте. Эльвира Галиева, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:...

Узып баручы 2015 ел Сез җитәкләгән коллектив һәм Сезнең иҗтимагый оешма өчен нинди вакыйгалары белән истә калды һәм тиздән хакимлекне үз кулына алачак 2016 елдан ниләр көтәсез? Яңа елга аяк басканда "Маяк" әнә шул сорауларга җавап эзләп райондашларыбызга мөрәҗәгать итте.
Эльвира Галиева, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
-Халкыбызның борын-борыннан килгән матур гадәтләрен, милли йолаларыбызны яңартуга юнәлтелгән чараларга бай булды узып баручы ел. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә телебезне саклау, бишек җырларын куллану, балаларны, яшьләребезне милли аш-суларыбыз серләренә өйрәтүдә максатчан эш оештырылды. Бишек җырларына багышланган республикакүләм семинар үткәреп, тәҗрибәбезне башкалар белән дә бик рәхәтләнеп уртаклаштык. Шәфкатьлелек чараларында, районның иҗтимагый тормышында актив катнашып киләбез.
Быел да җиләк җыю, мунча себеркесе бәйләү бәйгеләре оештырылды. Җыйган нигъмәтләр шәһәрдәге өлкәннәргә, мохтаҗларга таратылды.
Көз үзенең Сөмбеләсе, каз өмәләре, яз - Нәүрүз бәйрәме, Карга боткасы, кошлар көне бәйрәмнәре белән үтте.
Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе:
-Безнең оешма өчен узып баручы бу ел тарихи истәлекле ел булды. Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үттек. Аңа әзерлектә бик күп эшләр башкарылды. Барлык 85 башлангыч оешмада сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән райондашларыбызга багышланган альбом-китаплар төзелде. Алар республика күләмендә үрнәк итеп куелды, гомумән, бу олуг бәйрәмгә әзерлектә безнең оешма республика бәйгесенең икенче этабында икенче урынны яулады. Аның гыйнвар аенда өченче этабы үтеп, йомгак ясалачак, бәйгедә җиңүчеләр рәтендә булырбыз, дип уйлыйбыз.
Быел 5 еллык эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясап, конференция уздырдык. Анда башкаладан да мәртәбәле кунаклар катнашты һәм оешма эшенә зур бәя биреп киттеләр.
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашабыз. Авыл хуҗалыгы өчен җаваплы чорлар - язгы чәчү, терлек азыгы әзерләү, урак вакытында авыл эшчәннәренә быел да ярдәмгә килдек. Районның бу тармакта ирешкән уңышларында ветераннардан торган "Халык контроле"нең дә роле зур. Терлекчелеккә дә булышып торабыз.
Әнә шулай ел дәвамында җиң сызганып эшләдек тә, ял да иттек. Болгарга, Казанга, Яр Чаллы, Әлмәт, Туймазы шәһәрләренә экскурсияләр, районның оешма-предприятиеләренә визитлар әле бик озак хәтерләрдә яңарып торыр.
Районда бүгенге көндә 19 мең пенсия яшендәге кеше бар, бу барлык халыкның 30 проценты дигән сүз. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 89, аларның 15е - гүзәл затларыбыз. Без аларның һәркайсының хәлен белешеп торабыз, өйләренә йөрибез, юбилейларын, истәлекле даталарын район җитәкчеләре белән берлектә билгеләп үтәбез.
Киләсе елларда да әнә шулай бергә булып, бердәм булып, исән-имин яшик! Ил-көннәр тыныч, күгебез аяз булсын!
Лилия Гафиева, Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры:
-2015 елда мәшгульлек үзәге төп игътибарны эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеккә һәм социаль яклауга мохтаҗ райондашларыбызга эшкә урнашуда ярдәм итүгә юнәлтте. Әйтергә кирәк, максатчан эшчәнлек үз нәтиҗәләрен бирде дә. Ел башыннан алып 2056 кешене эшле итә алдык, аларның 1143е безгә мөрәҗәгать иткән көннән алып 10 көн эчендә эшле булды. Июль аенда вакансияләр чагылдырылган "Россиядә мәшгульлек" мәгълүмати-аналитик система гамәлгә
кертелде. Бу портал аша шулай ук илнең төрле төбәкләрендә эш урыннары турында тулы белешмә алырга, үзеңнең дә резюмеңны урнаштырырга була, ягъни эш эзләүчеләргә мөмкинлекләр тагын да ныграк ачылды.
Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны эшле итү буенча программалар да уңышлы гамәлгә ашырылды. Яшьләргә һөнәр сайлауда шулай ук максатчан ярдәм оештырылды. Безнең бу эшчәнлек башка районнарга да үрнәк итеп куелды.
Еллык нәтиҗәләр буенча Азнакайның мәшгульлек үзәге республикада иң яхшы үзәк булып танылды.
Ә инде 2016 ел безнең өчен юбилей елы булачак - үзәк төзелүнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бурычларга килгәндә, алар шул ук кала: социаль яктан якланмаган һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән категория гражданнарга ярдәм итү, эшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрүдә яшьләр белән эшләү, хезмәт базарында тотрыклылыкны саклау.
Сораштырды -Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуш, 2015 ел, Яңа елга – яңа планнар