Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуҗабикә колагына

Яңа ел хәстәрен бик җентекләп, алдан ук күргән хуҗабикә дә, 31 декабрьдә эшсез утырмый. Күңелле бәйрәм мәшәкатьләре ул көнне дә җитәрлек була. Без тәкъдим итә торган әлеге кулинар хәйләләр сезгә ул эшләрне тизрәк башкарырга булышыр дип ышанабыз. • Балык чистарту мәшәкатьле эшләрдән санала, әмма хәйләсен белгәндә, аны да тизләтергә мөмкин....

Яңа ел хәстәрен бик җентекләп, алдан ук күргән хуҗабикә дә, 31 декабрьдә эшсез утырмый. Күңелле бәйрәм мәшәкатьләре ул көнне дә җитәрлек була. Без тәкъдим итә торган әлеге кулинар хәйләләр сезгә ул эшләрне тизрәк башкарырга булышыр дип ышанабыз.
• Балык чистарту мәшәкатьле эшләрдән санала, әмма хәйләсен белгәндә, аны да тизләтергә мөмкин. Мәсәлән, туңдырылган балыкны 30 секунд кайнар суда тотсагыз, тәңкәләре тиз кубачак. Чистартыр алдыннан балыкка эре тоз ышкысаң, эш кызурак барыр;
• Көчле утта йомырка сарысы озаграк пешә;
• Чөгендер тиз пешсен өчен, аны бер сәгать пешереп, 15 минут салкын суда тотыгыз. Бу ысул чөгендердәге нитратларны киметергә дә ярдәм итә;
• Яшелчә пешәсе суга бер чеметем шикәр комы салсагыз, алар тагын да тәмләнәчәк;
• Укроп салып пешергән бәрәңге ашап туйгысыз була;
• Кыздырганда суган янмасын һәм алтынсу төскә керсен өчен, аны онда әвәләп алырга кирәк;
• Әгәр алдан сатып алынган укроп, петрушка, сельдерей шиңә икән, борчылмагыз, 1 чәй кашыгы аш серкәсе салынган суга салып, 15 минут тотыгыз да, салкын су белән чайкагыз;
• Әстерхан чикләвеге тиз чистартылсын өчен, аны эмаль кәстрүлгә тутырып, өстенә кайнар су салыгыз да өстен ябып 15-20 минут тотыгыз.
• Ысланган колбаса тиз чистартылсын өчен, аны ярты минут салкын суга салып тотыгыз. Ә инде бавыр элпәсен җиңел салдыру өчен, аны бер минут кайнар суда тотарга кирәк;
• Әгәр Яңа ел менюсына панировка таләп ителгән ризыклар керсә һәм өйдә сохари булмаса, хафаланып кибеткә чыгып чапмагыз. Ваклап төелгән вермишель һәм чикләвек, туралган яшел тәмләткечләр, угычта уылган сыр сохарины алыштыра, ризыкны тәмләндерә ала;
• Тавык, каз, үрдәк тизрәк пешсен дисәгез, эченә һәм тышына алдан ук лимон ышкыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуќабикђ колагына