Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер һәрчак сакта

Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара шәһәребезнең гаепсездән гаеплеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Шәмсетдинов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур ага Ильясов үз чыгышларында репрессия корбаннары якыннарының кайгысын уртаклашты, ачы язмышка дучар ителеп тә...

Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара шәһәребезнең гаепсездән гаеплеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Шәмсетдинов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур ага Ильясов үз чыгышларында репрессия корбаннары якыннарының кайгысын уртаклашты, ачы язмышка дучар ителеп тә сынмаулары өчен олы рәхмәтен белдерде.
Сәяси репрессиядә зыян күрүчеләр өчен бу кайгы һәм хәтер көне. Бүгенге көндә районыбызда 80 нән артык репрессия корбаннарының балалары һәм якыннары яши. Репрессияләнгәннәрнең үзләренә генә түгел, туганнарына һәм якыннарына да "халык дошманы" ярлыгы тагылды бит. Ә гаделлек кайчан да булса барыбер бер кайта. Шуңа да бүген озак еллар дәвамында рәнҗетелгәннәрнең күзләрендә ялтыраган яшьләрдә сөенеч чаткылары да бар иде, ахры.
Гаепсездән гаепләнгән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәйкәл алдына кып-кызыл кашкарыйлар тезелде. Хәтер һәрчак сакта. Аларны онытырга хакыбыз юк.
Чарага килгән яшь буын өчен бу үткәннәрдән сабак алу көне булды. Һәммәбезнең күңелендә бары бер теләк: "Тарихыбызда мондый ялгышлар башка кабатланмасын!"
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер һәрчак сакта