Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле эш бирүчеләр!

Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге сезнең исегезгә төшерә: Ай саен үзегездәге вакантлы эш урыннары турында, мондый урыннар булмаган очракта да, һәрдаим мәгълүмат биреп торырга тиешсез. Бу хакта "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән 1032-1 законның 25 маддәсе, 3 пунктында әйтелгән. Эш бирүче мондый мәгълүматны бирмәгән очракта,...

Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге сезнең исегезгә төшерә:
Ай саен үзегездәге вакантлы эш урыннары турында, мондый урыннар булмаган очракта да, һәрдаим мәгълүмат биреп торырга тиешсез.
Бу хакта "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән 1032-1 законның 25 маддәсе, 3 пунктында әйтелгән. Эш бирүче мондый мәгълүматны бирмәгән очракта, бу РФ Конституциясенең 37 маддәсендә билгеләнгән гражданнарның эшсезлектән саклану хокукының чикләнүенә китерә.
Тулы булмаган эш көне (сменалы) яки тулы булмаган эш атнасы кертелгәндә, шулай ук производство туктатылып торганда, эш бирүче бу хакта карар кабул ителгәннән соң 3 эш көне эчендә язмача рәвештә мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш.
Оешма бетерелгән яки шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан, хезмәткәрләр саны яки штатлар кыскартылган, хезмәт килешүе бозылган очракта эш бирүче -оешма бу чаралар башланыр алдыннан 2 айдан да соңга калмыйча, ә эш бирүче - шәхси эшмәкәр, эш урынын, профессияне, белгечлекне, аларга квалификация таләпләрен, һәр конкрет хезмәткәрнең хезмәт хакы шартларын күрсәтеп, 2 атнадан да соңга калмыйча, ә инде хезмәткәрләр саны яки штаты кыскартылу массакүләм азат ителүгә китергәндә, бу чаралар башланырга 3 айдан да соңга калмыйча, язмача рәвештә хәбәр итәргә бурычлылар.
Физик культура һәм спорт үсешенә юнәлтелгән чараларны коллектив килешүгә кертүдә безнең тәкъдимнәр
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 226 маддәсе нигезендә эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча чараларны финанслау продукция җитештерү чыгымнары суммасының 0,2 проценты күләменнән ким булмаска тиеш. Моннан тыш, РФның Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы раслаган фәрман нигезендә, эш бирүче тарафыннан ел саен гамәлгә ашырылырга тиешле түбәндәге чаралар каралган:
-хезмәткәрләргә компенсация: клублар һәм секцияләрдә спорт белән шөгыльләнүгә түләү;
-физкультура һәм спорт чаралары, шул исәптән ГТО үткәрү, монда әлеге чараларны әзерләү һәм үткәрүгә тартылган методистлар, тренерлар хезмәтенә түләүне дә кертү;
-физкультура-сәламәтләндерү чаралары (производство гимнастикасы, дәвалау физкультурасы) үткәрү, монда әлеге чараларны башкаруга тартылган методистлар, тренерлар, табиб-белгечләргә дә түләүне кертү;
-спорт җиһазлары алу, яңарту һәм карап тоту;
-спорт белән шөгыльләнү өчен биналар һәм мәйданчыкларны реконструкцияләү, яңаларын төзү;
-гражданнарны эш урынында физкультура һәм спорт белән массалы төстә мавыктыру максатларында физкультура-спорт клублары оештыру, аларны үстерү.
2015-2017 елларга халыкның төрле яшьтәге төркемнәрен ГТО нормативлары һәм таләпләрен үтәүгә тартуда комплекслы чараларны тормышка ашыру һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фәрманы буенча хезмәт килешүенә хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшырту чаралары планына физкультура, спортны үстерүгә юнәлтелгәннәрен дә кертергә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле эш бирүчеләр!