Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән ерылгысыз. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик,...

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән ерылгысыз. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле. Татарстан - илнең динамик төстә үсүче субъектларының берсе. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне тотрыклы саклап киләбез. Безнең уртак уңышларның нигезе булып икътисадны ныгытуга юнәлтелгән стратегияне дөрес сайлау тора. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Булганны югалтмау, тагын да югарырак максатларга ирешү өчен безгә кадәр тупланган бай тәҗрибә, рухи кыйммәтләр, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләрне кайгырту кебек сыйфатларны яшь буынга түкми-чәчми таныту зарур. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйм Йортларыбыз - имин, илләр тыныч булсын.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле азнакайлылар!