Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ходай аңа озын гомер биргән

Шәһәрдәшебез Мәгъмүдия Вәлиева март башында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. «Әллә ни мактарлык эшебез дә юк кебек. Ун бармак көче белән тырышып-тырнашып, бар көчне салып эшләдем. Ил иңенә төшкәнне күтәрдем», - дип сүзен башлады юбиляр… Әлбәттә, аңа кечкенә чактан ил күргәнне күрергә, күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Омск өлкәсенең...

Шәһәрдәшебез Мәгъмүдия Вәлиева март башында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Әллә ни мактарлык эшебез дә юк кебек. Ун бармак көче белән тырышып-тырнашып, бар көчне салып эшләдем. Ил иңенә төшкәнне күтәрдем», - дип сүзен башлады юбиляр…

Әлбәттә, аңа кечкенә чактан ил күргәнне күрергә, күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Омск өлкәсенең Олы Мурлы авылы кызы хезмәт юлын бик иртә - 3нче сыйныфны тәмамлау белән башлый. Яшь кенә булуына карамастан, өлкәннәр белән рәттән җиң сызганып эшли. 18 яшендә балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнаша, озак көттерми - никах сәгате дә суга. Шатлык белән бергә кайгы җилләре дә ишек шакый: башта өлкән кызы, улы Вәлиулла туарга берничә көн калуга каты авырудан тормыш иптәше вафат була.

-Энем килеп алгач, Омскийга киттем. 1946 елны тимер юл станциясендәге "Сковородино" госпиталенә эшкә урнаштым, - ди Мәгъмүдия Корбангали кызы, гомер йомгагын сүтеп.

Монда татар егете Тәлгат белән танышып, гаилә коралар. Бераздан тормыш иптәшенең туган ягы - Азнакайга кайтып төпләнәләр. Өч балага гомер биреп, зур тормыш юлына чыгаралар. Мәгъмүдия әби "РайПО" системасында үрнәк хезмәт куеп, шуннан лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте күпсанлы медаль. грамоталар белән бәяләнгән.

Бүген юбиляр оныгы Рөстәм һәм килене Алсу тәрбиясендә якыннарының игътибар, ихтирам, кадер-хөрмәт, кайгыртуын тоеп, матур гомер кичерә, дүрт оныгы, алты оныкчыгына сөенеп туя алмый.

- Мин бик бәхетле әни, әби. Ил-йорт имин булсын. Илебез күгенә кара кайгы килмәсен, - ди Мәгъмүдия Корбангали кызы.

 Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ходай аңа озын гомер биргән