Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттәшләре истәлегенә

"Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар Советы бинасы иртә таңнан эш сәгате тәмамланганчы ветераннар ихтыярында. Бильярд уенын үз итүчеләр, мәсьәлән, иртән эшкә килгән кебек, саллы бильярд таякларын аркаларына асып килеп җитәләр. Район ветераннар Советы инициативасы белән башланган һәр предприятие "Тыл ветераннары" һәм "Сугыш балалары"на багышланган җыентык булдырырга тиеш!" чакруына кушылгач, эш белән янып...

"Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар Советы бинасы иртә таңнан эш сәгате тәмамланганчы ветераннар ихтыярында. Бильярд уенын үз итүчеләр, мәсьәлән, иртән эшкә килгән кебек, саллы бильярд таякларын аркаларына асып килеп җитәләр. Район ветераннар Советы инициативасы белән башланган һәр предприятие "Тыл ветераннары" һәм "Сугыш балалары"на багышланган җыентык булдырырга тиеш!" чакруына кушылгач, эш белән янып йөрүчеләр һәм йомыш белән килүчеләр тарафыннан идарә ветераннар Советы ишеге тагын да ешрак ачылып-ябыла башлады, хәер аның болай да ябылып торганы юк. Идарә җитәкчелеге гомерләрен нефть сәнәгатенә багышлаган ветераннар өчен уңайлыклар тудырудан тарсынмый анысы. Килеп гәҗит-журналлар белән танышасың киләме, рәхим ит. Шундагы шахмат клубына кереп һәркем фикерләү осталыгының үткерлеген сынап карый ала. Бергә эшләгән иптәшләрең белән йомшак канәфиләргә утырып эшләгән елларны искә төшереп телевизор, кинофильмнар карарга була. Идарә Ветераннар советының яңа сайланган рәисе Мисбах Мәсәлимовның кеше белән эшләү тәҗрибәсе зур. Районның кайчандыр комсомол оешмасын җитәкләүдән алып, озак еллар цех җитәкчесе вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыкканын да исәпкә алсаң, ветераннарга кайгырыр урын юк. Шуңа да Советка кеше тартыла, кеше йөри, кызыклы чаралар оештырылып торыла. Әле менә шушы көннәрдә генә "Азнакайнефть" идарәсе ветераннары арасында шахмат сөючеләр арасында ярышлар булып үтте. Бу ярышларны ветераннар быел җәй аенда гына арабыздан бакыйлыкка күчкән "Актүбәнефть" идарәсенең баш инженеры булып унбер ел (1985-1996) эшләгән, "РФның нефть һәм газ сәнәгате атказанган хезмәткәре", "Татнефть"ААҖнең "Мактаулы нефтьчесе" Владимир Заикин истәлегенә уздырдылар. Владимир Александрович 1958 елда Грозный нефть институтын тәмамлап, Татарстан нефтен күтәрергә килгән яшь белгечләр төркеменең бер вәкиле иде. Гади оператордан иарәнең баш инженеры дәрәҗесенә кадәр юл үткән, гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, кочле белгеч, остаз, яхшы оештыручы иде. Шахмат сөюче чордашларының истәлегеннән күренгәнчә, ул шахмат уенын гросмейстерлар югарылыгында уйнамаса да, бик бирелеп, дөньясын онытып уйный торган булган. "Ярышларда һәрчак катнаша иде, шахмат уенга карата үз карашы, үз фәлсәфәсе бар иде аның"-, диләр.

Ярышлар бер бер үк вакытта Азнакайда һәм Актүбәдә барды. Бу уеннарның максаты гади генә. Бер яктан иптшләрен искә алу булса, икенчедән бик борынгыдан югары даирәләр уены дип саналган шахматка кешеләрнең игътибарын җәлеп итү. Соңгы вакытларда яшьләр арасында бу уенга игътибар сүрелде кебек. Яшьләрне күбрәк компьютер, айфон, смартфоннар, андагы төймәгә басып уйный торган уеннар күбрәк җәлеп итә шул. Ветераннар моның белән бер дә килешәселәре килми. Алар соңыннан уенны йомгаклаганнан соң оештырылган чәй табыны артында да шул хакта сөйләштеләр. Алар уенча, "шахмат вирусын" бер идарәдә генә түгел, ветераннар арасында гына да түгел, ә район күләмендә шахмат клубларының эшен, аларның техник-материаль базасын ныгытып, яшьләрне электроникадан аерып клубларга тарту кирәк.

Азнакай ветераннары арасында иң көчле шахматчылар дип Ф.М.Зәкиев, Н.М.Шакиров, Ф.И.Мөхәрләмовлар танылса, Актүбәдәге ветеран шахматчылар арасында Н.И.Грозенок, Г.М. Латыйпов, А.К. Әхмәтҗановлар танылды. Соңыннан җиңүчеләр арасында алар дуслача уен да уйнадылар. Моннан соң әлеге тур традициягә әйләнеп, һәр ел шушы вакытта Актүбә бистәсендә уздырылыр дигән уйда калдылар шахмат сөючеләр. Әле бер идарә ветераннары арасында гына уйналып калмыйча, башка оешма ветераннарын да чакырып ярышырга исәпләре. Ветараннар тотынса, уйланылган эш тормышка ашмый калмый инде ул.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәттәшләре истәлегенә