Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттән файдалангансың икән – түлә!

Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. Әмма кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп...

Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. Әмма кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп тә, коммуналь хезмәтләр өчен күп еллар дәвамында бер тиен акча түләмәгәннәрне ничек аңларга?!

Шундый ваемсызлар аркасында шәһәребездә коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар 77 миллион сумга җитте дә инде.

- Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлыларның һәрберсе белән индивидуаль эш алып бару, ТР закончалыклар нигезендә чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты начальнигы Руслан Мөгътәсимов.

Районыбызда оешкан торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия дә эшләп килә. Агымдагы елның беренче яртеллыгында коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтарту буенча судта 37 эш каралган, суд шәһәр буенча 2 млн 858 мең сум әҗәт түләтү буенча үз карарларын чыгарган. Әмма бу суд утырыш булып, ул карар чыгарды да, халык йөгереп килеп акчасын түләде дигән сүз түгел. Ваемсыз түләмәүчеләрне моның белән генә куркытам димә, алар белән бүген суд приставлары көрәшә.

Ай саен почта тартмаларына салынасы квитанцияләрне дүрт күзләп диярлек көтәм, аларны түләп кайтсам, өстән бер олы йөк төшкән кадәр була, - ди күршедә яшәүче Галия апа. - Айныкын-айга түләп барсаң, ул кадәр күп тә кебек тоелмый, ә инде түләүне бер айга кичектерсәң дә, әҗәткә батачагыңны көт тә тор. Шәһәрдә берәү 280 меңнән артык бурыч җыйган дип ишеттем. Кайчан, ничек түләп бетерергә була бу кадәр акчаны, чәчләр үтә торырлык бит бу.

- "Восход" торак-милекчеләр ширкәтенә бүген 33 йорт карый, халыкның коммуналь түләүләр буенча 9 миллион 524 мең сум әҗәте бар. Бу сумманың күпчелеге - 1,5-3 ел түләмәүчеләрнеке. Гадәттә, беркайда да эшләмәүчеләр, эчүчелек юлында йөрүчеләр түләми. Ләкин араларында яхшы хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар. Бурычы булганнар белән индивидуаль сөйләшүләр алып барабыз, һәрберсенә аерым подход табып, тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез, нәтиҗәсе булмый калмый, - ди ширкәт җитәкчесе Илдус Сәфиуллин.

Шунысы аңлашылмый: син кулланган су, җылы, ут өчен кем түләргә тиеш соң? Әҗәтләреңне түләмичә күпме генә сузып килсәң дә, син кулланган хезмәтләр өчен беркем дә түләмәячәк һәм, иртәме-соңмы, аны барыбер кайтарырга туры киләчәк, я булмаса суд органнары аша тиешле чаралар күреләчәк бит. Ни өчен муеннан бурычка батканчы көтәргә кирәк соң?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәттән файдалангансың икән – түлә!