Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәтне саклый белү бәйгедә җиңү китерә

Районыбызда ел саен Хезмәтне саклау көне уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында смотр-конкурслар оештырыла. Яшьләр үзәге дә читтә калмады - "Төнге дозор" уен-бәйге игълан итте. Нефть, сәнәгать, бюджет, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәт коллективлары арасында 4 көн буена сайлап алу туры барды. Финалга дүрт команда чыгып, бәйге алар арасында дәвам итте. Автомобиль, интернетка ялганган...

Районыбызда ел саен Хезмәтне саклау көне уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында смотр-конкурслар оештырыла. Яшьләр үзәге дә читтә калмады - "Төнге дозор" уен-бәйге игълан итте. Нефть, сәнәгать, бюджет, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәт коллективлары арасында 4 көн буена сайлап алу туры барды. Финалга дүрт команда чыгып, бәйге алар арасында дәвам итте. Автомобиль, интернетка ялганган компьютердан тыш, фонарь, блокнот, ручка, беренчел ярдәм аптечкасы һәм инде әлбәттә күтәренке кәеф таләп ителгән уен-бәйге көндәшләрне көрәшкә кыздырды. Бәйге бина кысаларына гына сыеша алмый, шәһәребез урамнарына чыкты. Шәһәрдәшләр белән аралашу - флеш-моб, фонтан янында җырлар, тематик акция - барсы да мавыктыргыч барды. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик катлаулы булды, чөнки һәр коллектив бәйгедә зур активлык күрсәтте. Шулай итеп, беренче урын "Нефтемаш"ның "БРиЗ", икенче урын "Азнакайнефть"нең ""Нефтьчеләр", өченче урын Лениногорск политехник көллияте филиалының "Coza nostra" һәм инде дүртенче урын ТКХ департаментының "Жека" командаларына бирелде.

"Азнакайнефть" идарәсе, "Нефтемаш" заводы, МПП БиО, "Универсал" ТСЖ, көллият филиалы, УТТ хезмәтне саклау һәм уңайлы эш шартлары тудыруда иң яхшылар дип танылды. Шулай ук иң яхшы стенгазета чыгаручылар һәм видеоролик әзерләүчеләр дә билгеләп үтелде. Барлык командалар да район башлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәтне саклый белү бәйгедә җиңү китерә