Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрсез югалган кеше хакында гариза бирү өчен 3 тәүлек көтәргә кирәкми

Быел 10 айда ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән. Әлеге гаризалар буенча 344 эзләү эшләре ачылган, калган югалучыларны 10 тәүлек эчендә кайда булулары ачыкланган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендә 67 кеше бар. Хокук саклау органнары вәкилләре криминал белән бәйле рәвештә кешеләр югалу очракларына аеруча да зур...

Быел 10 айда ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән. Әлеге гаризалар буенча 344 эзләү эшләре ачылган, калган югалучыларны 10 тәүлек эчендә кайда булулары ачыкланган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендә 67 кеше бар.

Хокук саклау органнары вәкилләре криминал белән бәйле рәвештә кешеләр югалу очракларына аеруча да зур игътибар бирә. Мисал өчен, быел 12 кеше җинаять корбаны булган, ә 7 факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.

10 айда автотранспорт белән югалучы 55 кеше теркәлгән, шуларның 6 сы эзләүдә, 47 се табылмаган.

Югалучылар арасында балигъ булмаганнар да шактый. Быел 18 яше тулмаган гражданнар югалу хакында 118 гариза килеп ирешкән, балигъ булмаган 21 кешенең кайда икәнлеге бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган, 14 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә кече яшьтәге 6 бала да бар.

ТР буенча ЭЭМ статистик мәгълүматлары буенча, балигъ булмаганнарның интернат-мәктәпләрдән, сәламәтләндерү лагерьларыннан качып китү очраклары бермә-бер кимегән. Күп очракта балаларны "кайнар эз" һәр буенча табалар.

Яшүсмерләрнең өйдән китү очракларының ешаюы апрель аена туры килгән. Апрельдә балигъ булмаганнарның өйдән качып китүенең 94 очрагы теркәлгән.

"Киноларда, ММЧда хәбәрсез югалганнар хакында гаризаны 3 тәүлек узганнан соң гына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән ялгыш фикер "яши". Инде 20 елдан артык полиция хезмәткәрләре бу практиканы кулланмый һәм әгәр дә якын кешегез югала икән, кичекмәстән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өч тәүлек эчендә инде соң булырга мөмкин", - дип кисәтә ТР буенча ЭЭМның эчке эшләр бүлекләренең кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/28/104043/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәбәрсез югалган кеше хакында гариза бирү өчен 3 тәүлек көтәргә кирәкми