Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрләр

Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Шәйхетдин микрорайонында күчмә утырыш уздырды. Ул монда 350 укучы балага исәпләнгән мәктәп һәм 140 бала өчен бакчаны үз эченә алган укыту-тәрбия комплексының төзелеш эшләре барышы белән танышты, төзүчеләр белән фикер алышты. Комплекста ике бассейн, спорт заллары булдыру да планлаштырылган. Балалар бакчасын агымдагы елның...

Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Шәйхетдин микрорайонында күчмә утырыш уздырды. Ул монда 350 укучы балага исәпләнгән мәктәп һәм 140 бала өчен бакчаны үз эченә алган укыту-тәрбия комплексының төзелеш эшләре барышы белән танышты, төзүчеләр белән фикер алышты. Комплекста ике бассейн, спорт заллары булдыру да планлаштырылган. Балалар бакчасын агымдагы елның 25 декабренә, мәктәпне 2013 елның 20 августына төзеп бетерү бурычы куелды.


***


9 августта «Татнефть» ААҖ дә Татарстанның әйдәр сәнәгать предприятиеләренә эшлекле визит кысаларында Россия Федерациясендә Венесуэла Боливариан Республикасының гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес һәм энергетика мәсьәләләре буенча министр-киңәшче Хоглис Мартинес булды. Венесуэла ягы күргәннәрдән канәгать калды һәм «Татнефть» компаниясе белгечләренең бай тәҗрибәсе, инновацион потенциалы һәм югары һөнәри осталыгы үзара хезмәттәшлек өчен киң мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте.


***


Азнакай муниципаль районында ТР ның автомобиль юлларына күзәтчелек буенча дәүләт идарәсе комиссиясе бүгеннән үзенең планлы тикшерү эшләрен башлады. Аның максаты - автотранспортта пассажирлар йөртү шартларын тикшерү. Комиссия, ял көннәреннән кала, 20 көн, ягъни 17 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Әгәр сезне автобус, таксиларда хезмәт күрсәтү, район биләмәсендәге автомобиль юлларының торышы канәгатьләндерми һәм тикшерүчеләргә җиткерәсе шикаять, тәкъдимнәрегез бар икән, 22 август көнне сәгать 9 га шәһәр башкарма комитетына килә яки ел әйләнәсендә 8-(8552)-53- 75-19 телефоны буенча "Госавтодорнадзор" идарәсенә хәбәр бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев