Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга тиешбез”

Чираттагы атналык киңәшмә 14 октябрь көнне узган Азнакай муниципаль районында җирле депутатларны өстәмә сайлаулар нәтиҗәләрен җиткерүдән башланып китте. Әлеге хактагы мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районы Советы аппарат житәкчесе Айдар Хәлиуллин чыкты. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауларда актив катнашканнары һәм үзенә, башка округларга сайланган кандидатларга зур...

Чираттагы атналык киңәшмә 14 октябрь көнне узган Азнакай муниципаль районында җирле депутатларны өстәмә сайлаулар нәтиҗәләрен җиткерүдән башланып китте. Әлеге хактагы мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районы Советы аппарат житәкчесе Айдар Хәлиуллин чыкты. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауларда актив катнашканнары һәм үзенә, башка округларга сайланган кандидатларга зур ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Минем һәм командамның хәзер начаррак эшләргә хакы юк. Бурыч - күпкә яхшырак эшләү», - диде ул. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руфат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, узган атнада 159 мөрәҗәгать кабул ителгән, 2 җинаять теркәлгән, икесе дә ачылган. Ул нигездә мошенникларга ышану, "ашы-гыч шалтырату" өчен чит кешеләргә кәрәзле телефон биреп, аннан колак кагу, ягъни "ачык авызлык" белән бәйле җинаять төрләренә тукталды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан урыннарда бәйрәм чаралары башлануы хакында, аларның атна-ун көн дәвамында тәмамланачагы хакында җиткерелде. Азнакайның үзендә шундый зур бәйрәм ноябрь аенда узачак. Узган шимбәдәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 252 мең сумлык азык-төлек сатылган. Иң зур сорауның иткә булуы әйтелде. Мохтаҗ өлкәннәрне телефон белән тәэмин итү, агач утырту акцияләре барышы турында да бәян ителде киңәшмәдә. «Агач утыртуны дәвам итәчәкбез, алга биш мең агач үсентесе утырту бурычын куябыз. «Татнефть» биргән махсус техниканы максималь кулланачакбыз, нефтьчеләребез үтенеп сорагач, гәрчә, аңа башка торак пунктлар да чират торуга карамастан, техниканы бу атнаны да безнең муниципаль районда калдырырга булдылар", - ди Марсель Шәйдуллин. Ул шулай ук халык белән очрашуларның дәвам итәчәген ассызыклап, һәр атнаны бер очрашу уздырылачагын җиткерде. «Шулай эш иткәндә генә кешеләрнең проблемаларын белеп була, без халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга тиешбез", - диде ул. Киңәшмәдә 19 октябрь көнне җирле халык депутатларының сессиясе узачагы, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиковның килүе көтелә дип хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга тиешбез”