Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Гыйләҗев тәрәзәләре» якты

Комсызлык ислам динендә харам.

Комсызлык ислам динендә харам. Мөселман булганнары өчен генә түгел, әти-әнидән дөрес тәрбия алып үскәнгә дә Гыйләҗевлар тормышта рухи кагыйдәләрне саклап яшиләр һәм эшлиләр.

Азат белән Әлфия икесе дә Азнакайдан. Хәтта хезмәт юллары да «Нефтемаш» заводында башлана. Әлфия һөнәре буенча конструктор-электрчы, Азат – токарь. Язмыш та биредә очраштыра аларны.

Үз эшен оештыручыларның күбесе башта хезмәт иткән предприятиеләрендә тәҗрибә туплаганнар. Азат белән Әлфия дә шулай. Бүген «Гыйләҗев тәрәзәләре» дигән марканы югары тоту өчен бар көчләрен һәм белемнәрен куялар.

– Миңа заводта проектлау бүлегендә, Азатка унике еллап тәрәзәләр ясаучы бик яхшы фирмада эшләү бу өлкәнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте. Уйладык, киңәшләштек тә, әлеге юнәлештә үзебезнең фирманы ачарга булдык, – ди Әлфия Гыйләҗева.

Эшләре җайлы гына башланып китә. Тәҗрибә – зурдан, таныш һәм сыйфаты ягыннан сыналган, ышанычлы җитештерүче заводлар белән элемтә бар.

– Бөтен стандартларны туры китергән, технологияләрне саклаучы заводлар белән генә эшлибез, – ди Азат Гыйләҗев. – Без һәркемнең мөмкинлегеннән чыгып, төрле вариантларны тәкъдим итәбез, киңәшләребезне бирәбез.

– Күп кенә фирмаларда кеше товар өчен арттырып түли. Шуңа күрә берничә фирмага мөрәҗәгать итеп карарга, бәяләрне чагыштырырга кирәк. Без баштан ук халыкка кул җитмәле булсын дип эш башладык. Бәяләребез чагыштырмача түбән, чөнки гаилә белән, арадашчыларсыз эшлибез, икенчедән байлык артыннан кумыйбыз, – дип ялгап китте Әлфия ханым.

Күрсәтелгән хезмәт өчен акчаны бүлеп-бүлеп түләргә дә була, Гыйләҗевлар банкларсыз һәм процентларсыз эшлиләр.

Азатның оста куллы икәнен районда белмәгән кеше сирәктер. Үлчәү алырга үзе йөри. Тәрәзәләрне көйләргә дә еш чакыралар аны. Булдыра алмастай эшкә тотынмый, әмма иң четерекле хәлләрдән дә чыгу җаен табарга тырыша.

– Мин кечкенәдән шундый эшчән насыйп яр теләгән идем, кабул булды, – ди Әлфия.

Гыйләҗевлар үз көчләре белән Яңа Юлда йорт төзеп кергәннәр. Азатның кулы белмәгән эше юк: кирпичен дә сала, бурасын да бурый. Гаиләдә ике малай, бер кыз үсеп килә. Капка төбендә алар өчен әтиләре спорт мәйданчыгы да ясап куйган.

«Гыйләҗев тәрәзәләре»н шәхси йортларда, фатирларда гына түгел, предприятие-оешмаларда да күрергә була.

– Балконнар, ишекләр, верандалар ясыйбыз. Өйгә кергәч, бөтен эшен эшләп китәбез. Әле менә тагын яңа төр хезмәт күрсәтәбез: клиентлар теләге буенча куйган тәрәзәләрне юабыз да. Заман белән бергә атларга тырышабыз, яңа технологияләрне кулланабыз, – диләр алар.

Әлфия ханым да иренә пар килгән, һәр минутның, һәр тиеннең кадерен белә. Заказлардан буш вакытта экологик, натураль товарлар, ислемайлар, косметика сату белән дә шөгыльләнә.

– Үзебез алмаган, кулланмаган әйберне беркайчан да кешегә тәкъдим итмибез. Таныш консультант-медигым бар, бу товарлар буенча вебинарлар уздым, – ди Әлфия ханым.

Әнә шулай мал артыннан түгел, кешеләргә файдабыз тисен дип дөнья куганга эшләре һәм тормышлары алга бара Гыйләҗевларның.

«Гыйләҗев тәрәзәләре»

Азнакай шәһәре, Ленин ур., 17,

Тел. 8-962-565-10-89.

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев