Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипптан иң ышанычлы чара – вакцина ясату

Быел белгечләр грипп иртәрәк килә, дип фаразлый. Безнең төбәктә әле күзәтелмәсә дә, кайбер зур шәһәрләрдә аның белән авыру очраклары теркәлә башлаган инде. Көннәр салкынаю белән ишек шакыган бу авыруга каршы районыбызда нинди әзерлек алып барыла? Вакциналар кайта башлаганмы? Аларны алу тәртибендә үзгәрешләр юкмы? Бу сорауларны район үзәк сырхауханәсе баш табибының...

Быел белгечләр грипп иртәрәк килә, дип фаразлый. Безнең төбәктә әле күзәтелмәсә дә, кайбер зур шәһәрләрдә аның белән авыру очраклары теркәлә башлаган инде. Көннәр салкынаю белән ишек шакыган бу авыруга каршы районыбызда нинди әзерлек алып барыла? Вакциналар кайта башлаганмы? Аларны алу тәртибендә үзгәрешләр юкмы? Бу сорауларны район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ибраһимовага юлладык.

-Светлана Фәндәсовна, гриппка әле иртәрәк кебек, белгеч буларак, Сез ни әйтәсез?

-Гадәттә, көннәр суыткач салкын тию авырулары, грипп баш калкыта. Быел безнең җирлектә аларның аеруча җәелгән чоры башка еллардагы кебек ноябрь урталарында булыр, дип көтелә.

-Газета укучыларыбызга гриппның тәүге билгеләрен дә искәртеп китик әле?

-Грипп - ул киң җәелүче вируслы инфекция. Тән температурасының кисәктән югары күтәрелүе, тән калтырау, баш авырту, сызлану, хәлсезлек, ютәлләү - болар барсы да аның башлангыч билгеләре. Бу авырудан бик сак булырга кирәк, чөнки организмны нык какшатырга, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

-Аннан ничек сакланырга соң?

-Әлбәттә, иң төп профилактика - прививка ясату. Ул никадәр күбрәк кешегә ясалса, җәелеп китүенә дә шулкадәр чик куела.

Быел районыбызда аны 15190 кешегә ясату күздә тотыла. Ул иң беренче чиратта халыкның аеруча куркыныч янаган төркеменә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, студентларга, медицина һәм мәгариф, хезмәт күрсәтү, коммуналь, транспорт өлкәләре хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәннәргә, хроник авырулыларга, көмәнле ханымнарга һәм хәрби хезмәткә чакырыласы яшьтәгеләргә ясала. Бүгенге көндә прививкаларны балалар ала. Ул 3050 данә кайтты. Сентябрь ахырына 1775 балага вакцина ясалды. Бу пландагы күрсәткечнең 58 проценты. Өлкәннәр өчен дә тиешле күләмдә кайтыр, дип көтәбез. Прививкалар поиклиникада, медпунктларда, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының медкабинетларында, предприятиеләрнең здравпунктларында, бушлай ясала.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипптан иң ышанычлы чара – вакцина ясату