Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гостехнадзор бүлегенә - яңа машина

Чәршәмбе көнне "Лидер-Авто" җәмгыяте автомобильләр салонында ТР Гостехнадзор идарәсе бүлекләре җитәкчеләренә яңа машина ачкычлары тапшырылды. Бу чарада ТР Гостехнадзор идарәсе начальнигы - баш инженер-инспектор Радик Зиатдинов, аның урынбасары Мөнир Халиков һәм республиканың төрле районнарыннан килгән Гостехнадзор бүлеге җитәкчеләре катнашты. "Бүген Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең матди-техник базасын модернизацияләү өстендә зур эш...

Чәршәмбе көнне "Лидер-Авто" җәмгыяте автомобильләр салонында ТР Гостехнадзор идарәсе бүлекләре җитәкчеләренә яңа машина ачкычлары тапшырылды.
Бу чарада ТР Гостехнадзор идарәсе начальнигы - баш инженер-инспектор Радик Зиатдинов, аның урынбасары Мөнир Халиков һәм республиканың төрле районнарыннан килгән Гостехнадзор бүлеге җитәкчеләре катнашты.
"Бүген Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең матди-техник базасын модернизацияләү өстендә зур эш башкарыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә идарәгә 15 миллион сум күләмендә акча бүленде. Шуның бер өлешенә автомобильләр алдык, киләчәктә техник базаны яңартырга, махсус киемнәр булдырырга уйлыйбыз. Президентка һәм тендерда җиңеп, 18 "Лада-Гранта" машинасын кулай хакка алу мөмкинлеген бирүче "Лидер-Авто" ҖЧҖ директоры Миргазиян Динмөхәммәтовкә дә аерым рәхмәтебезне белдерәбез", - диде үз чыгышында Радик Рәкыйп улы.
Миргазиян Габдулла улы машина хуҗаларының сорауларына җавап- аңлатмалар бирде.
Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре буенча ТР Гостехнадзор бүлеге начальнигы Альберт Фәхразов хезмәттәшләре исеменнән чыгыш ясап, зур ярдәм һәм күрсәтелгән ихтирам өчен республика, Гостехнадзор идарәсе җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдереп: "Яңа техника безгә җиң сызганып, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады.
Чараның тантаналы өлешеннән соң автомобиль ачкычлары тапшырылды һәм машиналар Азнакай, Кукмара, Мөслим, Әлмәт, Баулы, Ютазы һәм республиканың башка шәһәр-район бүлекчәләрендә файдаланыла башлады.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гостехнадзор бүлегенә яңа машина