Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөнаһка чумган әби

Шәһәребездә инде шактый еллар дәвамында олы яшьтәге ханымның насвай сатып ятуын белеп, ишетеп торабыз. Аның белән хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, ветераннар советы әгъзаларының да берничә тапкырлар җитди сөйләшүе, кисәтүенә карамастан, ул кыңгыр эшен, явызлыгын дәвам итә. Юк, явызлык кына түгел, кешеләр гомерләренә селтәнү, тормышларын харап итү, язмышларны упкынга этәрү бу....

Шәһәребездә инде шактый еллар дәвамында олы яшьтәге ханымның насвай сатып ятуын белеп, ишетеп торабыз. Аның белән хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, ветераннар советы әгъзаларының да берничә тапкырлар җитди сөйләшүе, кисәтүенә карамастан, ул кыңгыр эшен, явызлыгын дәвам итә. Юк, явызлык кына түгел, кешеләр гомерләренә селтәнү, тормышларын харап итү, язмышларны упкынга этәрү бу. Инде гомеренең көзенә кергән, үзенең дә балалары, оныклары булган әби кешенең 10-12 яшьлек үсмерләргә, әле яши генә башлаган сабыйларга "үлем" сатып ятуы чиктән тыш оятсызлык, кешелексезлек. Әйдәгез, редакция почтасына килгән хатлардагы кайбер өзекләргә генә тукталып китик.

"... Минем Азнакайдагы бер әбинең насвай сатып ятуы турында инде 3 ел элек үк ишеткәнем булса да, аңа карата җәза күрүче юк. Ул шулай җавапка тартылмас микәнни? Илсөя Солтанова".

Газета укучыбызның бу соравын без район эчке эшләр бүлегенә юлладык.

-Ни кызганыч, насвай наркотик матдә саналмый һәм аны сатучыларны закон нигезендә җаваплылыкка тарту әлегәчә мөмкин түгел. Әмма без бу гражданкадан шушы көннәрдә генә якынча 2 килограмм күләмдә шикле матдә табып алдык һәм ул тикшерүгә җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, бу хакта җентекле аңлатма бирербез.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Марат Дәүләтшиннан шундый җавап алдык. Димәк, көтәбез. Аның тел төбендә бу юлы инде явызлыкка ниһаять чик куелыр, насвай сатучы тиешле җазасын алыр, дигән фикер дә чалынды.

Һидая Газизова хатында насвай сатып ятучы әлеге әби яшәгән йорт янәшәсендәге мәктәптә укучы балаларның бу подъездга еш керүләре, моны үз күзләре белән күреп торуын әйткән. Үсмерләр сәламәтлеген бозып, моны табышка әйләндергән карчыкка җәза күрелергә тиешлеген белдергән. "Ислам динендә исерткеч матдәләр куллану зур гөнаһ санала. Бу бәндә шул хакта белми микәнни?! - дип җан авазын белдергән укучыбыз.

-Насвай куллану - наркотикларга беренче адым ясау ул, - дип шалтыратты үзен сәламәтлек саклау ветераны дип таныштырган бер шәһәрдәшебез. - Авыз куышлыгында рак барлыкка китерүен дә балаларыбыз, яшьләребез белеп торырга тиеш. Менә шундый яман чирләр тууга сәбәпче булган бу кешене нишләп бөтен районга танытмаска?! Мин, мәсәлән, аны урамда күрсәм, һичшиксез йөзенә төкереп, нәфрәтемне белдереп китәр идем.

Менә шундый фикерләр, җәмәгать. Инде намазлык өстендә, яшь-җилкенчәкнең исәнлеген, бәрәкәтле тормышын гына теләп утырасы урында, олы яшьтәге бу шәһәрдәшебез имансызлык юлында, явызлык, юньсезлек чәчеп ята. Бер генә кыңгыр эшнең, явызлыкның дә әлегәчә җавапсыз калганы юк. Хаклык барыбер өстен чыгар. Тәүбә итмәгән бәндәсе гөнаһларын да Ходай кичермәс.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөнаһка чумган әби