Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Герой якташыбызга тавыш бирик!

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан республиканың иң күренекле шәхесләрен барлап, он-лайн тавыш бирү 100.tatarstan.ru старт алды. Алар арасында Азнакай егете, Россия Герое Ильяс Дауди (Сафин) да бар.

Безнең Азнакай җире батыр уллары, фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, тыныч тормышта хезмәттәге зур уңышлары өчен сигез азнакайлы Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә геройларыбыз сафы тагын да тулыланды: Әфганстан Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Азнакай егете Дауди (Сафин) Ильяс Дилшат улына «Алтын Йолдыз» медале белән бергә Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

Бу язмабызда якташыбыз биографиясеннән кайбер мизгелләргә генә тукталып, аның сыйфатларына бераз шәрехнамә биреп китәбез. Ильяс 1967 елда әле ул чакта Азнакай эшчеләр бистәсендә туа. 1984 елда 2 нче урта мәктәпне тәмамлый. Укытучылары аның мәктәптә яхшы укучыларның берсе, җәмәгать эшләрендә иң активлардан булуын әле дә онытмыйлар, аның белән бәйле якты истәлекләре шактый. Кечкенәдән спортка тартылган егет бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат булып өлгерә. Бокс буенча Бөтенроссия, республика ярышларында яулаган призлы урыннары шактыйга җыела. Урта мәктәпне тәмамлаган елны Мәскәүнең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ институтына укырга керә. Рәхәтләнеп белем алып, студент тормышының ләззәтен белеп укып кына ятасы да бит... Юк, дәрт-дәрманы ташып торган спортчы егеткә маҗаралар, авырлык-сынаулар кирәк: беренче курсны тәмамлап та бетерми үзе теләп солдат хезмәтенә алына Әле кайда диген – аяусыз сугыш барган Әфганстан җиренә. Алтмышынчы елгыларда аеруча ярылып яткан патриотлык хисләр ташып, ил алдында ир-егетлек бурычын үтәргә атлыгып торган чорлар...

Якташыбызның бала чагы, яшьлеге турында кыскача гына менә шулар. Без аның солдат елларына аерым тукталып, язмаларны алдагы саннарда да дәвам итәрбез. Ильясны азнакайлыларның күпчелеге белә, аны тирән хөрмәт итә, аның белән горурлана – иң мөһиме шул. Әйдәгез, тавышларыбызны бердәм рәвештә үзебезнең патриотыбыз, Азнакайның батыр улы Ильяс Дилшат улы Даудига бирик!

Әлеге вакытка катнашучылар өчен 53000нән артык тавыш бирелгән. Ильяс Дауди өчен 221 кеше үз тавышын биргән. Әйдәгез, әлеге якташыбызны хуплап, әлеге санны арттыруда өч көчебезне кертик!  Моның өчен бары тик http://100.tatarstan.ru сылтамасы буенча үтәргә һәм Ильяс Дауди өчен тавыш кына бирергә кирәк. 

#НашЗемляк100ТАССР

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев