Авылның бар яңалыгы белән көне-сәгатендә таныштырып торган мәдәният йорты директоры Гөлнара Габдрәкыйпова Әгерҗедә балалар өчен бик күңелле бәйрәм үтүен хәбәр итә.
Китапханәче Дәрия Кәримова, ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, аграр яшьләр оешмасы лидеры Гөлназ Исламова катнашында авылның бар сабыен җыеп аларны рәхәтләнеп күңел ачтырганнар. Биләмә башлыгы Назыйф Хәсәнов һәркайсын Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендергән. Фидалия Нәгыймова пешергән коймаклы чәй белән сыйланып, туйганчы уйнап, биеп, җырлап кинәнгән балалар.
Нет комментариев