Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газизләрдән - газиз әнием

Әниемнең өе дә җәннәтнең үзе төсле, җәен дә, кышын да гөлчәчәкләргә күмелеп утыра. Күңеле дә шул назлы чәчәкләредәй пакъ, матур аның.

Җәй гөлләре алсу иреннәре белән бар җиһанны назлап, алтын көзләргә сәлам биреп, гомер агышын бизәгән бер мәлдә әниебез Мәүҗидә Сарлы авылында Габделгалим бабам белән Оркыя әбиемнең гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга аваз сала.

Әниемнең балачагы дәхшәтле Бөек Ватан сугышы чорларына туры килә. Ачлы-туклы җан асраган балаларга үги әнинең кыен ашын да татырга, тормыш нужасын да шактый тартырга туры килә. Яшьтән тырыш булган әнием укуда да сынатмый. Стәрле урта мәктәбен тәмамлап, Казан шәһәренә юл тота. Киномеханиклар әзерләүче училищеда һөнәр үзләштергәннән соң кабат туган якларына кайта. Хезмәт юлын Әсәй авылында башлап җибәрә. Аннан Сарлыга кайтып эшкә урнаша. Җиләк кебек пешкән, озын кара толымлы чибәр кызны әтием Әнәс үзенең тиң яры итеп сайлый. Әнием Бүләк авылына килен булып төшә. Бик тырыш, уңган булганга әтием аны яратып: ”Ул минем эш атым!”- дип әйтә торган булган. Әтием фаҗигале төстә вафат булгач та, үзендә сыгылып төшмәскә көч таба. Усал кайнана да, иң беренче сабыеның тумас борын бакыйлыкка күчүе дә сындыра алмый аны, бары чыныктыра. Авызы тулы кан булса да, җаны тулы утлы күмер көйрәсә дә, тешен кысып язмышка каршы атлый. 3 әр эштә хезмәт куеп, 3 сабыен-җан җимешләрен олы тормыш юлына аяк бастырды.

Әнием 46 ел халыкка кино күрсәтеп, сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен ”Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә, бик күп мактау кәгазьләренә лаек булды.

“Чәчәк күрке – хуш-ис, кеше күрке – дус-иш”дигән гыйбәрә яши безнең халыкта. Әнием кешеләр белән уртак тел таба. Шуңа күрәдер, дуслары да, фикердәшләре дә бихисап аның. Күршеләребез Сирина, Миләүшә апалар белән дә чөкердәшеп гомер кичерәләр.

Туган хакы да әнием өчен гомер буе беренче урында булды, алар өчен утка да, суга да керде. Үлгәннәренең ризалыгын алып, бүген дә аларның якты рухына тап төшерми яши, Аллага шөкер!

Ана кулы ташны да терелтергә сәләтле диләр. Бу сүзләргә яшәгән саен ныгырак инанам. Әниемнең ару-талу белмәс куллары нинди генә тылсымнар тудырмый: ул телеңне йотарлык итеп тәмле ризыклар да пешерә, бәйләмен дә бәйли, чигә дә, кыскасы, барын да булдыра! Андый кешеләр турында юкка гына: ”Кулыннан төймә генә төйми“, – дип әйтмиләрдер инде. Әниемнең өе дә җәннәтнең үзе төсле, җәен дә, кышын да гөлчәчәкләргә күмелеп утыра. Күңеле дә шул назлы чәчәкләредәй пакъ, матур аның.

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев