Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газ да кирәк, интервью да аласылары килә

Сишәмбе көнне партиянең җирле бүлегендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итү үткәрде.

Соңгы атна-ун көндә төрле дәрәҗә депутатлар, җитәкчеләрнең халык белән очрашулары, азнакайлыларны кабул итүләр шактый булды. Алар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең 17 еллыгы уңаеннан оештырылды. Сишәмбе көнне партиянең җирле бүлегендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итү үткәрде. Аның янына килгән дистәдән артык райондашыбызның һәркайсының үз гозере: күпбалалы, инвалид бала тәрбияләгән аналар торак мәсьәләсен яхшыртуда, матди булышлык күрсәтүдә, берәүләр эшкә урнашуда, яңа йорт тергезгән ишле гаилә газ челтәренә ялгауда, чит төбәктән кайтып авыл хуҗалыгында хезмәт куйган ханым гражданлык алуда ярдәмгә өметләнә. Арада шәһәр урамнарында машиналар хәрәкәте куркынычсызлыгын кайгыртып тәкъдимнәрен җиткерүче, мәгариф өлкәсендәге милли проектка кушылып, район башлыгыннан интервью алырга теләүчеләр дә бар иде. Кабул итүгә килгән һәркайсы район башлыгы белән очрашудан канәгать булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев