Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалы республикада беренче булып Азнакай җирлегендә ачылды

Яңа елга азнакайлыларга бүләк ясап, кичә шәһәребезнең "Фривей" сәнәгать мәйданчыгында «РариТЭК» компаниясе "Техцентр" сервис үзәге ачты. Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, район халкына уңайлы, яңа шартлар тудырган «РариТЭК» компаниясе җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. - Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалының республикада беренчесен нәкъ менә Азнакай...

Яңа елга азнакайлыларга бүләк ясап, кичә шәһәребезнең "Фривей" сәнәгать мәйданчыгында «РариТЭК» компаниясе "Техцентр" сервис үзәге ачты.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, район халкына уңайлы, яңа шартлар тудырган «РариТЭК» компаниясе җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалының республикада беренчесен нәкъ менә Азнакай җирлегендә ачуыгыз безнең өчен куанычлы вакыйга, - диде ул. - Бу төр ягулыкның отышлы яклары бәһассез: экологик яктан да, башкаларыннан арзан булуы белән дә. Шәһәребездә газ заправкасы ачылган иде инде, хәзер машиналарны газга көйләү хезмәтенең дә үзебездә булуы халыкны никадәр мәшәкатьтән, чыгымнан азат итәчәк.

Компаниянең финанс директоры Хәния Сафиуллина бу отышлы якларны саннар белән дә нигезләде. Әйтик, кара исәп белән генә дә башкалага җиңел машина белән барганда бензинга 1000 сум чамасы китсә, газга көйләнгәне исә акчаны 600 сум тирәсе генә "ашый".

Сәнәгать мәйданчыгында урын биреп, "Фривей" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Шәйхлисламов янә 4 райондашыбызны эшле иткән.

Сүз уңаеннан, Россия Федерациясе хөкүмәтенең "Табигый газны мотор ягулыгы буларак файдалануны киңәйтү турында" карары кабул ителгәннән соң, илдә төрле дәрәҗәдә газ-моторлы техника базары үсешен тизләтүгә өстенлек бирелде.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалы республикада беренче булып Азнакай җирлегендә ачылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалы республикада беренче булып Азнакай җирлеге...