Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы олы юлга чыкмаска киңәш итә

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә. Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан...

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә.

Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.

Шуңа да Татарстан коткаручылары артык мөһим булмаганда машина белән трассага чыкмаска киңәш итә. Бүген көндезге һава температурасы +2 градус булачак. Атна дәвамында шундый җылы һава торышы саклана, дип фаразлый синоптиклар.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53703-gad%D3%99tt%D3%99n-tyish-h%D3%99ll%D3%99r-ministrlyigyi-olyi-yulga-chyikmaska-ki%D2%A3%D3%99sh-it%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы олы юлга чыкмаска киңәш итә