Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин: “Азнакайда тырыш халык яши”

Шимбә көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы терлек үрчетү буенча идарә җитәкчесе Илсур Закиров, "Татнефть" ААҖ директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнаштылар. Алар...

Шимбә көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы терлек үрчетү буенча идарә җитәкчесе Илсур Закиров, "Татнефть" ААҖ директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнаштылар. Алар тантана барышында район уңганнарына изге теләкләрен җиткерделәр. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады, (авыл хуҗалыгы күрсәткечләре хакында газетабызның узган санында язылды) авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, олы рәхмәтен белдерде.
Фәрит Хәйруллович үзенең котлау сүзендә Азнакайда элек-электән тырыш, уңган халык яшәвен, район игенчеләре һәм терлекчеләренең республикада лаеклы урын тотуын, алга таба да уртак тырышлык белән шул югарылыктан төшмәүләрен теләде. Бу уңышларда аз гына вакыт эшләүгә дә карамастан, район башлыгы Марсель Шәйдуллинның тырышлыгын билгеләп узды. ТР Дәүләт Шурасы спикеры "Азнакай АФ" ның Сукаеш бүлекчәсеннән "Акрос" комбайны белән ашлык суктыруда районда беренчелеккә чыккан Илгиз Шәрәфиев һәм "Союз Агро" ҖЧҖнең Актүбә җитештерү комплексыннан Сергей Москвинга Дәүләт Советының; "Вамин Татарстан" ААҖ нең Азнакай май заводы директор урынбасары Габдрахман Убайдуллаевка РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Азнакай АФ" ҖЧҖ баш инженеры Фәнис Хәбибуллинны ТРның атказанган механизаторы исеме бирелү белән тәбрикләде.
Бәйрәм бүләкләргә бай булды. "Азнакай АФ" ҖЧҖдән баш икътисадчы Раушания Харрасова, җәмгыятьнең Сукаеш бүлекчәсе җитәкчесе Радик Мортазин, баш зоотехник Наил Гәрәйшин; "Чалпы" ҖЧҖ механизаторы Фәндәс Шәрәфетдинов; "Агро-ТНГС-И" җәмгыятеннән хисапчы Тәнзилә Нургалиева; "Тукай" ҖЧҖдән механизатор Фәнис Кыямов; "Кәримов" КФХдан терлекче Фәндәрия Гатауллина ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәт алдынгылары шулай ук Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләргә, истәлек бүләкләренә ия булдылар.
... Кышның санаулы гына айларында басулар бераз "йоклап" ала да, аннан янә язгы кыр эшләре башлана. Ел әйләнә ялсыз эшләсә дә, авыл хезмәткәрләре бераз көч туплап, сәламәтлеген ныгытып ала. Район җитәкчелеге бу хакта да кайгырткан: бер төркем авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җитәкчеләре, белгечләре, алдынгылары Мисырга һәм үзебезнең "Азнакай", "Чалпы" санаторий-профилакторийларына ял путевкалары белән бүләкләнде.
Икмәк булса, җыр да була. Казаннан килгән һәм Азнакаебыз артистлары авыл хезмәтчәннәрен җыр-моң, матур сүзләргә күмде. Тантананы шулай югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыручылар, районның барлык җаваплы хезмәткәрләре зур көч куйган. Бәйрәм Мәдәният сараеннан ашханә, мәктәпләргә күчеп, тәбрикләү, хөрмәтләүләр кичкәчә дәвам итте.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин: “Азнакайда тырыш халык яши”