Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фотосүрәтләренә күңел яктылыгы салынган

Кеше үзендә нинди сәләт яшеренеп ятуын шактый еллар узгач кына да белергә мөмкин.

Флүн Вилданов азнакайлыларга күбрәк теш табибы буларак яхшы таныш. Ә менә аның оста фотограф икәне әле күпләргә мәгълүм түгелдер.

Ямьле Ык буена сыенып утырган Мөслим район үзәгендә туып үсә ул. Фәссах абый белән Һава апаның дүрт бәгырь җимеше арасында Рәшит белән икесе медицина юлыннан китәләр. Гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында икътисадчы булып эшләгән әтиләре улларының да туган җиргә берегүен теләгәндер, шуңа күрә ветеринария институтында укырга киңәш итә. Әмма Рәшит тә, Флүн дә берәр курс укыганнан соң, һөнәрләренә башка юнәлеш бирәләр.

– Яшьрәк чакта фотога төшерү белән шөгыльләнеп карадым, әмма ул чакта бик мәшәкатьле эш иде. Улым Эмиль тугач, янә кулга фотоаппарат алдым һәм менә шуннан китте инде, – ди Флүн Вилданов.

Биючеләр бии-бии остарган кебек, ул да төшерә-төшерә, Интернеттан укып, башка фотографлар белән аралашып, үзлегеннән бу һөнәрнең серләренә өйрәнә. Фотоаппаратлар да яңаракка, заманчаракка алышына бара. Бүген инде ул иң саллы фотографларның да борынына чиртерлек дәрәҗәдә иҗат итә. Аның һәр сүрәте – сәнгать әсәренә тиң. Араларында гади кешедән алып Татарстан Президентына, гади татар авылыннан Европа шәһәрләренә кадәр бар. Табигать күренешеме ул, кеше портретымы, берәр чарадан репортажмы – һәрберсенә күңел яктылыгы, матурлыкны эчке тоемлау, кирәкле мизгелне эләктереп алу сәләте салынган.

– Үзем дә белмим ничек килеп чыкканын, мөгаен әтинең геннары уйныйдыр, – ди Флүн Филданов.

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәссах абый гомере буе саннар арасында эшләсә дә, нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше була. Аның шигырьләре район, республика матбугатында басыла. Уллары истәлеккә китабын чыгарганнар. Һавасына да ул гадәти генә өйләнми, урлап кайта.

– Әти бик тырыш булды. Дүрт баланы үстерергә кирәк, институтта да укый, өй дә сала. Әни чирләп киткәч, бар эш апа белән аның җилкәсенә төште. Әти сыер саварга да, балта-пычкы тотарга да өйрәтте. Исәбенә керсәм, коймасын да коям, бурасын да бурый алам, – ди Флүн Вилданов.

Дүрт туган бер-берсе белән аралашып, тату яшиләр. Төп нигездә олы абыйлары йорт бетергән, сагынышып, шунда еш җыелалар.

Флүннең фотоларында Мөслим күренешләре шактый. Туган яктан илһам җыеп килә ул шулай.

Хатыны Ләйләне дә фотомодель ясап бетергән. Бер күрүдә гашыйк булып, чирек гасыр мәхәббәте бер чирек тә кимемәгән. Икесе бергә Казанда яңа туган сабыйларны төшерү серләренә дә өйрәнеп кайтканнар. Хәзер Ләйлә дә фотоаппарат җаен белә.

Уллары әтисе юлыннан киткән, теш табибына укый, ә кызлары быел мәктәпне тәмамлый, чит телләрләр белгече булырга җыена.

Флүн Вилдановның тагын бер хоббие – иске фотоаппаратлар җыю. Аларның һәрберсенең тарихы бар.

– Кемдер балык тота, кемдер чәчәк үстерә, мин фотоаппарт тотып чыгып китәм. «Акча да кертми, балык тотсаң, хет ашарга булыр иде», – дип хатын көлә. Дөньяның матурлыгын төшереп, мәңгеләштереп каласым килә, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев