Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее

Яңа Тымытык авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Үчәлле авылында гомер итүче апабыз Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине матур, күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Шушы 70ел эчендә бәхете дә, кайгы-борчулары да шактый күп булды. Нәрсә генә булса да, сынмадың, сыгылмадың, көчле рухың, сабырлыгың безгә дә үрнәк...

Яңа Тымытык авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Үчәлле авылында гомер итүче апабыз Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине матур, күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Шушы 70ел эчендә бәхете дә, кайгы-борчулары да шактый күп булды. Нәрсә генә булса да, сынмадың, сыгылмадың, көчле рухың, сабырлыгың безгә дә үрнәк булды. Безне сөендереп күп еллар яшәвеңне, ходай биргән гомереңне сәламәт, һәр туар таңнарны куанып каршы алуыңны телибез.
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа оныкларың, туганнарың.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән: туганнарың, киленең, кода-кодагыең, оныкларың исеменнән сеңлең Фирдәүсә, киявең Миргазиян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее