Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Әфганстан – йөрәк ярам”

Әфганстан... Анда уллары һәлак булган яки яраланып кайткан ата-аналарның йөрәгендә бу сүз канлы хәрефләр белән мәңгелеккә уелып калды. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, бүген инде районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы рәисе Илшат Әсхәт улы Исламов өчен 15 февраль көне бигрәк тә истәлекле. Илшат Исламов Сарлы авылында туып үскән. Аның тормышы яшьтәшләренекеннән...

Әфганстан... Анда уллары һәлак булган яки яраланып кайткан ата-аналарның йөрәгендә бу сүз канлы хәрефләр белән мәңгелеккә уелып калды.
Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, бүген инде районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы рәисе Илшат Әсхәт улы Исламов өчен 15 февраль көне бигрәк тә истәлекле.
Илшат Исламов Сарлы авылында туып үскән. Аның тормышы яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый. Язмышның үзенә нинди зур сынаулар әзерләгәнен күз алдына да китермичә, бик бәхетле булып үсә ул, туган авылында урта мәктәпне тәмамлый.
-Әфган сугышы башланганда без әле бишенче сыйныфта гына укый идек. Тизрәк укуны тәмамлап, армиягә китәсе килгән чаклар. Ләкин үземне һич кенә дә Әфганстанда хезмәт итәргә эләгермен дип уйламаган идем, - ди Илшат Исламов.
1985 елда хәрби хезмәткә алынган яшьнәп торган егет Литвада өйрәнүләр уза. Ярты елдан соң Баһрамга - һава-десант гаскәрләренә эләгә: язмыш җилләре аны география дәресләрендә картадан гына күреп, ишетеп белгән ерак Әфганстанга алып килә.
Нинди генә вазифа башкарырга туры килсә дә, механик-йөртүче, корректировкалаучымы - барысын да намус белән башкара солдат. Якташлары белән хезмәт итү туган якка булган сагышны бераз булса да басып тора. Гомумән, Илшат Әхәт улы ул көннәрне искә алып сөйләгәндә бүген дә дулкынлана, анда ятып калган дусларын оныта алмый. Яшь кешенең йөрәге әлеге югалтуларны ничек кичергән икән?
- Күргәннәрнең барысын да сөйләп бетерә алмаслык, - ди Илшат Исламов. -Бүгенге көнгә кадәр мине бары бер генә нәрсә аптырата: 18 яшьлек, әле дөньяны күрмәгән-белмәгән япь-яшь егетләргә каян шулкадәр зур бурычларны йөкли алдылар икән? Ә үзебез шуны башкарып чыга алганга бигрәк тә шаккатам...
1986 елда, каты яраланган Илшат, Ташкент, Ленинград хәрби госпитальләрендә бик озак дәваланып, ниһаять, туган якларына әйләнеп кайта. "Ул вакытта кичергән халәтемне бары тик үзем генә беләм. Ләкин Әнәс Исхаков, Азат Гатин, Расих Шәкүров һәм башкалар авыр вакытларымда ярдәм кулын суздылар, "күтәреп" кенә йөрттеләр дисәң дә була", - дип искә ала ул.
Күп тә үтми, кичәге солдат авылларына кунакка кайткан студент Әлфиягә гашыйк булып, аның артыннан Казанга китә. Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кереп, уңышлы тәмамлый.
-Азнакайга кайтып, район Советына эшкә урнашкач та иң беренче остазым, һөнәр, тормыш нечкәлекләренә өйрәтүче кешем - Миргасим Кәримов булды.Бүгенгәчә рәхмәтлемен аңа, - дип, үткәннәренә кайта Илшат Әхәт улы.
Тыныч тормышта үз урынын тапкан, гаилә корган, тормыш иптәше Әлфия белән ике ул тәрбияләп, аларның һәр уңышына сөенеп яши ул. "Кызыл Йолдыз" ордены, "Сугыштагы батырлыклар өчен", күпсанлы юбилей медальләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары иясе булган Илшат Исламов бүгенге көндә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында авыл җирлекләре белән идарә итү бүлеген җитәкли.
Бу дөньяда барыбыз да кунак кына. Тормышның әчесен татып, авырлыкларга каршы бара алган кеше генә аның һәр минутының, һәр мизгеленең кадерен белеп яши торгандыр. Язмабызның герое да шундыйларның берсе.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Әфганстан – йөрәк ярам”