Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызын 50 яшь­лек юби­лее белән их­лас кү­ңелдән кот­лый­быз

Тирән белемле, ярдәмчел, ата-аналар, укучылар тарафыннан хөрмәтле Азнакай 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызының шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилее. Әлеге язма аша аңа изге теләкләребезне юллыйсы, исәнлек-саулык телисе килә. Укытучыларны икенче әниләр дип бик еш әйтәләр. Бу исә нәкъ Гөлфинә Нәшәтовна хакында...

Тирән белемле, ярдәмчел, ата-аналар, укучылар тарафыннан хөрмәтле Азнакай 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызының шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилее. Әлеге язма аша аңа изге теләкләребезне юллыйсы, исәнлек-саулык телисе килә.
Укытучыларны икенче әниләр дип бик еш әйтәләр. Бу исә нәкъ Гөлфинә Нәшәтовна хакында әйтелгән кебек! Ничә еллар ул безнең өчен кадерле булган балаларыбызга белем һәм тәрбия бирә. Авыр вакытта киңәшләрен дә кызганмый, һәр укучысының уңышларына сөенә дә белә. Сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үзен башкаларга үрнәк итеп тота белү хас аңа.
Без бәйрәме уңаеннан хөрмәтле Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызына саулык - сәламәтлек, эшендә һәм тормышында зур уңышлар һәм тырыш укучылар телибез.
Кирәк чакта җитез дә сез, тапкыр да сез,
Кирәк чакта батыр да сез, сабыр да сез.
Бик җаваплы, авыр сезнең хезмәтегез,
Тиешенчә булсын иде хөрмәтегез...
Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызын 50 яшь­лек юби­лее белән их­лас кү­ңелдән кот­лый­быз